Үт юллары дискинезиясе

Үт юллары дискинезиясе ул — үт куыгы һәм үт юлларының тонусы һәм моторикасының (организм яки әгъзаның хәрәкәт активлыгы) функциональ зарарлануы.

Үт юллары дискинезиясе
Саклык белгечлеге ашказан-эчәк белеме[d]
ICD-9-CM 575.8[1]

Дискинезияне гипертоник-гиперкинетик һәм гипотоник-гипокинетик формаларга аералар. Гипертоник-гиперкинетик формасы үт куыгының гипертоник халәте белән характерлана. Гипотоник-гипокинетик формасына үт куыгының һәм Одди сфинктерының гипотоник халәте характерлы. Бу авыру хатын-кызларда ешрак очрый. Аны гомуми неврозның урынлы чагылышы дип карарга була. Авыр йогышлы авырулар кичерү, авитаминоз, начар туклану, төрле тышкы һәм эчке агуланулар үт юлларының дискинезиясенә китерергә мөмкин. Конституциональ бирешүчәнлек, тормыш үзенчәлеге (аз хәрәкәтләнү, азыкны зур интерваллар белән рациональ ашамау, әче ашамлыклар белән мавыгу һ.б.) зур әһәмияткә ия. Үт юлларының гипертоник-гиперкинетик дискинезиясе уң як кабырга астында сызлаучан яки кинәт кенә башлана торган авыртулар белән харак­ терлана. Авырту үт ташы авыруы вакытында булган кебек, уң як калак сөягенә, җилкәгә, йөрәк тирәсенә бирелә һәм бу вакытта вегетатив реакция я булуы ихтимал. Авырту өянәге берничә минуттан берничә көнгә кадәр сузыла. Өянәк булган чорда корсак киеренкелеге, шулай ук өянәк булганнан соң тәнгә сары төшү, бизгәк тоту, лейкоцитоз, СОЭ (эритроцитлар утыру тизлеге) күтәрелүе күзәтелми.

Гипотоник-гипокинетик дискинезия вакытында симптомнар көчле си­ зелми. Диагноз кую өчен өстәмә тикшерү методлары кулланырга туры килә.

Гипертоник-гиперкинетик дискинезияне дәвалаганда туклану режимын нормальләштерү, ял һәм эш вакытын җайга салу таләп ителә, тыныч­ ландыручы дарулар, физиотерапевтик дәвалау кулланыла.

Гипотоник-гипокинетик дискинезияне дәвалаганда диета саклау, үт куучы чаралар, шулай ук үсемлек төнәтмәләре (шиңмәс чәчәк сыгынтысы яки шулпасы, кукуруз авызчыгының төнәтмәсе яки шулпасы) ярдәм итә.

Үт юлларында рефлектор дискинезия булганда төп авыруны дәвалау мөһим.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.