Үтәли җәрәхәт
Дәвалануда кулланыла торган дару аскорбат натрия[d][1]
Моның каршысы Тупас җәрәхәт

Сәбәпләре үзгәртү

Үтәли җәрәхәтләр ир-атларда 3 тапкыр ешрак очрый һәм күбесенчә яшьлектә. Иң таралган сәбәпләре көч куллану, көн-күреш һәм спорт җәрәхәтләре.

Зарарлану авырлыгы җәрәхәт итүче әйбер зурлыгына, йогынты вакытында тизлегенә һәм материалына бәйле. Очлы әйберләр, мәсәлән пычаклар белән яхшы җайлашучы кырыйлар белән җәрәхәтләргә китерә. Очучы әйберләр чыгарган зарарланулар күләме кинетик энергиягә бәйле.  Мәсәлән, пневматик мылтыкның ядрәләре зур күләме белән аерыла һәм аларның тизлеге чагыштырмача әкрен булса да, алар югары кинетик энергиягә ия, димәк, шактый зарарлануга китерә ала. Киресенчә тиз хәрәкәтләнүче шрапнельнең массасы зур түгел, димәк, яхшы җайланучы кырыйлар белән җәрәхәткә китерәчәк һәм пневматик корал белән чагыштырганда күз эчендә кимрәк зарарлануларга китерә.

NB Үтәли җәрәхәттә инфекция үтеп керү шартын исәпләргә бик мөһим. Эндофтальмит һәм панофтальмит үсеше, бу күз югалтуга китерә ала, һәм беренчел җәрәхәткә караганда җитдирәк өзлегү санала. Куркынычлык шартларына дәвалауны соң башлау, ясмык капсуласы ертылу һәм яра өслеге пычрану санала.

Мөгезкатлау зарарлану үзгәртү

Беренчел эшкәртү мәсләкләре зарарлану күләменә һәм бергә булган өзлегүләргә бәйле, шулардан төсле катлау кысылу, алгы камера бушау һәм интраокуляр төзелешләр зарарлану була.

1.   Алгы камера саклану белән кечкенә күләмдәге яралар (рәс. 23.16а) гадәттә хирургик дәвалау сорамый, еш үзлегеннән яки дәвалаулы йомшак ялганма линза киеп йөргәндә төзәлә.

2.   Уртача күләмдәге яралар хирургик дәвалау сорый, аеруча алгы камера сай яки уртача тирәнлектә булганда (рәс. 23.16б). Дәвалаулы ялганма линзаны шулай ук операциядән соң тирән алгы камера саклануына ышану өчен берничә көн дәвамында кулланалар.

3.   Төсле катлау төшкәндә (рәс. 23.16в) гадәттә аны кисәргә туры килә.

4.   Ясмык зарарланганда (рәс. 23.16г) яраны тегү белән ясмыкны факоэмульсификация һәм бер үк вакытта витрэктомия ысулы белән кисеп алалар. Бер үк вакытта интраокуляр линза имплантациясе яхшы функциональ нәтиҗәгә китерә.

Ак зарарлануы үзгәртү

1.      Алгы бүлекнең тешле сызыкка кадәр ак яралары аннан арттарак урнашкан белән чагыштырганда фараз буенча яхшырак. Моңа карамастан, алгы ак зарарланулары иридо-цилиар комплекс төшү (рәс.23.17а) яки пыяласыман җисем кысылу (рә.с 23.17б) белән катлаулана ала.

Соңгысы ялгыш дәвалау алымнары очрагында кысылу чикләре янында фиброз пролиферациягә (рәс. 23.17в) һәм челтәркатлауның тракцион кубарылуына китерә ала. Яраны эшкәрткәндә исән увеаль тукымаларны кире кертергә тырышырга һәм төшкән пыяласыман җисемне кисеп алырга кирәк.

2.   Арткы бүлекнең ак яралары еш челтәркатлау ертылулары белән бара, шуңа яраны теккәннән соң профилактик дәвалау кирәк.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.