Үсәргән (баш. Үҫәргән) — төрки-татар һәм башкорт кабиләсе.

Усерганнарның формалашуына аларның Арал буе иран, угор һәм төрки-бәҗәнәк кабиләләре арасында яшәве, XI-XII гасырларда болгарлар, XIV-XV гасырларда кыпчаклар тәэсир иткән.

XVI гасырның икенче яртысында усерган кабиләсе кыпчак, бурҗан һәм тамьян кабиләләре белән бергә Мәскәү дәүләте составына керә, әлеге вакыйга Иван Грозный тарафыннан бирелгән грамотада чагылган. Бу документның 1838 елда төзелгән татар телендәге бер нөсхәсе ТР Азнакай районында Марсель Әхмәтҗанов тарафыннан табыла. Шунысы игътибарга лаек: бу кабиләләр рус карамагына күчкән вакытта әле башкорт дип аталмаган. Нугай Урдасының әлеге кабиләләре Көньяк Уралда хәрби хезмәт алып бару шарты белән җир алган. Бу биләмәләр чыганакта «Бөрҗәннең аерым җирләре» дип аталган, оригиналда ул «Бөрҗанның асабуй йиридүр» дип яңгырый һәм элек башкорт биләмәчеләрен атаучы асаба-башкорт терминының формалашу процессын чагылдыра. Нәкъ шушы бирелгән «аерым җирләр» өчен алар Мәскәү дәүләтенең көньяк-көнчыгыш чикләрен сакларга тиеш булганнар.[1]

XVII-XVIII гасырларда усерганнарның бер өлеше Ток, Зур һәм Кече Уран елгалары бассейннарына, Иргиз, Каралык һәм Камелик елгалары буйларына, Зур һәм Кече Үзән, Беренче һәм Икенче Чижи елгалары үзәннәренә һәм Чижи тугайлыгы районына килеп урнаша.

Хәзерге вакытта усерганнарның яшәү территориясендә Башкортстанның Зиянчура, Җылаер, Хәйбулла районнары, Оренбург өлкәсенең Гай, Куандык, Сарыкташ районнары, Самара өлкәсенең Олы Глушица һәм Олы Черниговка районнары, Сарытау өлкәсенең кайбер районнары, Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Зур һәм Кече Үзән елгаларының югары агымнарындагы җирләре урнашкан.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. О наделении народом, землей, лесами и водами ногайских биев из рода усерген, кыпчак, бурджан и тамьян // История татар Западного Приуралья. Том I. Кочевники Великой степи в Приуралье. Татарские средневековые государства. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2016. С. 438.

Әдәбият үзгәртү

  • Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа. Москва: Наука, 1974.
  • Кузеев Р. Г. Башкирские шежере. Уфа, 1960.
  • Янғужин Р. З. Башҡорт ҡәбиләләре тарихынан. Өфө, 1995. // Янгужин Р. З. Из истории башкирских племён. Уфа: Китап, 1995.(башк.)

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү