Үпкә абсцессы — үпкә тукымаларының үлекле эрүе һәм ялкынсыну валигы белән әйләндереп алынуы ул. Ялкынсыну учагы чикләнгән була. Үпкә үлекләүгә сәбәп булып торган специфик бактерияләр юк. Бу афәтне стрептококклар, стафилококклар, пневмококклар китереп чыгара. Кайвакыт авыру югары сулыш юлларында булган сапрофит (үле органик матдәләр белән тукланучы микроорганизмнар) йогынтысында барлыкка килә. Бу микроорганизмнар үпкәләргә кереп төрле характердагы эренләү һәм үлек таралышына китерәләр.

Үпкә абсцессы
Сурәт
Саклык белгечлеге пульмонология[d]
Симптомнар некроз[d][1]
Риск факторы тарту[d][2]
ICD-9-CM 513.0[1][3]
ICPC 2 идентификаторы R83
 Үпкә абсцессы Викиҗыентыкта

Бу процессның киң таралуы, үз чиратында, организмның гомуми куәтенә һәм үпкә тукымаларының инфекцияләргә бирешүчәнлегенә бәйле. Үлекле процесс еш кына үпкә ялкынсынуын кичергәннән соң яки бронхоэктатик авыру катлауланганда барлыкка килә (үпкәдә абсцесс очракларының 68 % ы). Болар — икенчел абсцесслар һәм бу очракта инфекция бронхлар буенча тарала. Беренчел абсцесс кискен рәвештә үпкәләр яраланганда, үпкәләргә чит җисемнәр эләккәндә, югары сулыш юлларына ; операцияләр ясаганда (мәсәлән, миндальсыман бизне алдырганда) барлыкка килә. Шулай ук абсцесс инфекция кан һәм лимфа юллары аша килергә мөмкин һәм бу очракта инфекция организмның ерак участокларыннан да керә ала. Үпкә тукымаларының зарарлануы микроорганизмнар тәэсирендә генә түгел, шешләр череп таралганда һәм үпкәдә инфаркт булган очракларда да күзәтелә.

Табиблар практикасында абсцессның ике периодына игътибар итәргә туры килә: абсцесс ачылганчы булган период һәм абсцесс ачылганнан соң. Абсцесс ясалу периоды 10-12 көнгә кадәр сузыла. Чир башланганчы авырулар гомуми хәлсезлеккә, бизгәк тотуга, аз какырык белән йөткерүгә, күкрәктәге авыртуга зарланалар. Бизгәк беренче көннәрдә көчле була, аннан вакыты белән йомшаручанга әйләнә, алга таба гектик температура халәтенә китерә. Абсцесс зур булмаганда да, тын бетүе ачык сизелә. Бу периодта канда бик зур үзгәрешләр барлыкка килә, рентген белән караганда, абсцесс булган урында кырлары тигез булмаган караңгы участок күренә.

Икенче период абсцесс бронхларга агып чыкканнан соң башлана. Бу процесс авыз тулып бик сасы лайлалы, серозлы, үлекле какырык чыгу белән характерлана. Кайвакыт мондый какырык күләме 200 мл дан да артып китә. Авыруны караганда, аның абсцесс булган үпкәсенең сулыш алуда соңаруы сизелә, тыңлаганда төрле дәрәҗәдә гыжлау ишетелә. Какырык анализында микроорганизмнардан кала эластик җепселләр, холестерин кристалларын, майлы кислоталар табырга була. Бактериаль флора күп булса да, антибиотиклар белән дәвалаганда, ул флора ярлылана. Күп очракта абсцессларның төзәлүе аның кайда булуына, үлекнең агып чыгу мөмкинлегенә бәйле. Абсцесстан савыгу ул урында пневмосклероз (үпкә склерозы) барлыкка килү белән тәмамлана, тик 30-40 % очракта тулысынча савыгу барлыкка килми һәм процесс хроник күренеш ала. Бу хәл авыру катлаулануга китерә: үлек плевра куышлыгына агып чыгарга мөмкин, үпкәләрдән кан агу, яңа абсцесс участоклары барлыкка килү куркынычы арта, абсцесс метастазлары баш миенә, бавырга, талакка китәргә мөмкин. Катлаулану авыруның хәлен кискен рәвештә начарлата. Абсцессны дәвалау хастаханәдә алып барыла. Авырулар калорияләргә бай ашамлыклар белән тукланырга тиеш. Дәвалау процессында яңа, көчле антибиотиклар, какырыкны сыеклый торган һәм башка бик күп төрле : дарулар кулланыла. Авыруга какырык яхшырак чыгу өчен уңайлы поза тудыралар. Консерватив дәвалау нәтиҗәсез булып, 2-3 атнада процесс туктамаса, авыруга операция ясау мәсьәләсе көн тәртибенә баса.

Үпкә гангренасы

үзгәртү

Үпкә гангренасы—череткеч бактерияләр тәэсирендә үпкә тукымаларының үлеп таркалуы. Ул күп вакытта анаэроб череткеч микроблар авыру бар­ лыкка китерү нәтиҗәсендә хасил була. Шулай ук спириллар, орчыкка . охшаш таякчыклар, авыз куышлыгында очрый торган сапрофитлар да авыруны китереп чыгаручылар булып санала. Үпкәләргә инфекция гомуми I сепсис авыруы вакытында кан аша да эләгергә мөмкин, шулай ук бронхлар ; аша үпкә абсцессы белән авыручыларда күзәтелә ала. Шикәр диабеты белән авыручыларда, алкоголизм белән чирләгән кешеләрдә, үпкәгә чит { җисем кергәндә, күкрәк читлегендә травма булганда, үпкә гангренасы башланырга мөмкин.

Гангрена белән үпкә абсцессының патогенезы (авыруның гомуми үсеш > закончалыклары барышы һәм бетүе турысындагы тәгълимат) бер-берсенә) охшаш, тик аларга организмның реакциясе төрлечә. Үпкә гангренасы турында сөйләгәндә сүз некроз турында бара һәм организм бу очракта бик көчле агулана.

Үпкә абсцессы белән чагыштырганда, гангрена авыррак уза. Аның баш­ лангыч симптомы — авыздан бик көчле сасы ис килү, кайвакыт авырулар кан катнаш төкерә. Авырулар бик күп какырык белән (кайвакыт 500 мл га кадәр) йөткерүгә, бизгәк тотуга, тән температурасының 39-40 градуска кадәр күтәрелүенә, тын бетүгә, кискен хәлсезлеккә, ябыгуга зарланалар.

Какырык ямьсез соргылт төстә. Савытка салсаң, ул өч катламга аерыла, бик сасы исле. Авыруның тән тиресе өслеге төссез, урыны-урыны белән күгәр­ гән төстә була. Ул интектергеч йөткерү аркасында үзенчәлекле поза ала.

Канны тикшереп караганда, бик югары лейкоцитоз, күтәренке СОЭ күзәтелә. Сидектә шактый күләмдә аксым табыла, какырыкның түбәнге катламына үпкәнең некроз белән җимерелгән кисәкчекләре утыра. Рентген . белән тикшергәндә, гангренаның стенкалары ачык күренми, ә гангрена ' куышлыгы сыекча белән тулган һәм ул еш кына үзгәрүчән була.

Үпкә гангренасы бик куркыныч чир, вакытында дәваламаганда мондый ; авыру еш кына үлемгә илтә. Кайвакыт үпкә гангренасы үлекле яки череткеч плеврит авыруына әйләнә, ә аерым очракларда гомуми сепсис белән катлаулана. Еш кына авыру кан белән төкерә һәм аның авызыннан кан китү очраклары күзәтелә.

I Авыруны хастаханәгә салып дәвалыйлар. Дәвалау процессында бик I көчле, зур дозалар белән антибиотиклар кулланалар. Бер үк вакытта организмның көчен күтәрә торган комплекслы дәва (каннан ясалган препаратлар, витаминнар, һ.б.) билгеләнә. Авыруга какырык чыгару өчен җайлы поза бирергә тырышалар. Консерватив дәваның ярдәме тимәсә, хирургия катнашы таләп ителә.

Искәрмәләр

үзгәртү