Үжара (Шәфәкъ илаһы)

Үжара (Ӱжара — шәфәкъ) — мари пантеонының ир-зат илаһы.

Тасвирлама үзгәртү

Үжара (Ӱжара) илаһының исеме чирмеш теленең zara — балкыш, шәфәкъ мәгънәсендәге сүзеннән килеп чыккан дип санала. Киң таралган инану һәм риваятьләр буенча, Үжара янына барып җитеп, аңа кул белән кагылсаң, җенесеңне алмаштырырга мөмкин.

Риваятьләр үзгәртү

Юмын ӱдыр (Төңре кызы) риваятендә Үжара киндер тукымасы сыман күпер яки алсу төстәге юл буларак сурәтләнә, шуның буенча Кугу-Юмо үз кызын җиргә төшерә.

Гаиләсе үзгәртү

Мари пантеонының моңа тәңгәл килүче хатын-кыз персонажы Ӱжара ньö — Шәфәкъ анасы дип атала.

Әдәбият үзгәртү

  • Смирнов И. Чирмешләр. Тарихи-этнографик очерк. — Казан, 1889.
  • Мокшин Н. Ф. Матриархатның һәм борынгы ыруглык чорының Идел буендагы кайбер халыкларның (мордва, мариларның) диннәрендә чагылышы. — Мәскәү, 1964.
  • Петрухин В. Я. Мари мифологиясе / Фин-угыр мифлары. — М., 2003.
  • Ситников К. И. Марийской мифологиясе сүзлеге. Том I. Илаһлар, рухлар, каһарманнар. — Йошкар-Ола, 2006.
  • Тойдыбекова Л. С. Мари мифологиясе. Этнографик белешмә. — Йошкар-Ола, 2007.
  • Яковлев Г. Чирмешләрнең дини йолалары. Илаһлар турында. — Казан, 1887.