Җәүдәт Йылмаз (төр. Cevdet Yılmaz; 1967 елның 1 апреле, Төркия, Бингөл) — Төркия сәясәтчесе, 2023 елның 3 июненнән Төркия вице-президенты. Элегрәк ул 2011 елдан 2015 елга кадәр һәм яңадан 2015 елдан 2016 елга кадәр үсеш министры вазифасын биләгән.

Җәүдәт Йылмаз
Төркия вице-президенты
Вазыйфада
2023 елның 3 июненнән
Президент Рәҗәп Әрдоган
Аңа кадәр Фуат Октай
Үсеш министры
Вазыйфада
6 июль 2011 — 28 август 2015
Аңа кадәр Күнейд Дүзиол
Дәвамчысы Лүтфи Әлван
Төркия премьер-министры урынбасары
Вазыйфада
28 август 2015 — 17 ноябрь 2015
Аңа кадәр Али Бабаҗан
Дәвамчысы Мәхмәт Шимшек
Бөек милләт мәҗлесе әгъзасы
Вазыйфада
2007 елның 22 июленнән
Туган 1 апрель 1967(1967-04-01) (57 яшь)
Бингөл, Төркия
Белем факультет экономики и управления Ближневосточного технического университета[d], Денвер университеты[d], Якын Көнчыгыш техник университеты[d] һәм Билкәнт университеты[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Җәүдәт Йылмаз 1967 елның 1 апрелендә Төркиянең Бингөл шәһәрендә туган.

1983 елда Бингөлдә урта мәктәпне тәмамлаган. 1988 елда Якын Көнчыгыш техник университетының[ru] икътисад һәм дәүләт идарәсе административ фәннәре факультетын тәмамлаган. 1989 елда ул Дәүләт план оешмасында эшли башлаган.

1992 елдан 1994 елга кадәр периодында Йылмаз Кушма Штатларга киткән һәм Денвер университетының[uk] халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган. Билкент университетының политология һәм дәүләт идарәсе факультетында Йылмаз докторлык дәрәҗәсен алган. 2003 елда Йылмаз Европа берлеге белән мөнәсәбәтләр буенча Генераль директоратка билгеләнгән.

2007 елгы сайлауларда Йылмаз Бингөлдән депутат итеп сайланган. 2009 елның 1 маенда ул Рәҗәп Таййип Әрдоганның икенче кабинетында дәүләт министры итеп билгеләнгән. 2011 елның 6 июлендә Йылмаз Әрдоганның өченче кабинетында үсеш министры булган.

2023 елның 3 июнендә Төркия вице-президенты итеп билгеләнә[1][2].

Искәрмәләр үзгәртү