Җәзалап үтерелгән декабристлар һәйкәле

Җәзалап үтерелгән декабристлар һәйкәлеРусиянең Санкт-Петербург каласындагы мемориал. Һәйкәл шәһәрнең Наличный һәм Җаек урамнары киселешендәге Декабристар бакчасында урнашкан. Обелиск 1826 елда декабристар җәзалап үтерелгән урында тора, һәйкәл федераль әһәмиәтендәге мәдәни мирас объекты булып тора[1].

Һәйкәл
Җәзалап үтерелгән декабристлар һәйкәле
Урын Питырбурның Василий утравы районы
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4
Материал лабрадорит[d] һәм таргылташ

Тарих үзгәртү

Русиядә 1825 елның 14 декабрендәге ихтилалды җитәкләгән, саф намуслы, илнең үсешенә яңа юл күрсәтергә тырышкан«Союз спасения» һәм «Союз благоденствия» яшерен оешмаларында әгъзалыкта булган офицерларның һәм рус интеллигентларның башында торган җитәкчеләре П. И. Пестель, К. Ф. Рылеев, С И. Муравьев-Апостол, П. Г. Каховский һәм М. П. Бестужев-Рюмин патша һәм аның яраннары хөкеме белән асып үтерелә. Күпчелек чыганакларга ярашлы, алар шул чакта үз-үзенә кул салган кешеләр һәм берәдәкләр күмелгән Голодай утравында җирләнгән. Декабристлар ихтилалына йөз ел тулу алдынан, ул җәзалап үтерелгән декабристлар хөрмәтенә, аларның җирләнгән унынына кабер һәйкәле кую өчен урын эзли башлыйлар[2].

1926 елның 25 июлендә Санкт-Петербург шәһәрендә декабристларга багышланган һәйкәлгә нигез ташын салу тантанасы үтә. Һәйкәл проектын В. Н. Бобров башкарган. Аның нияте буенча, һәйкәл биеклеге 23 метрдан торган обелиск булырга һәм ул 7 метр биеклектәге кәшәнәгә бастырылып куелырга тиеш була. Һәйкәл бе үк вакытта урындагы яхт-клуб өчен маяк ролен дә үтәргә һәм су баскан чакта саклану өчен урын булып та торырга тиеш була, ләкин монда декабристларның мәете сөякләре табылмаганлыктан, Бобровның бу планы тормышка ашмый кала[2].

Һәйкәл булачак таш салынган урынга 1940 елда гына хәзерге күренешле яңа һәйкәл корыла. Һәйкәл шомартылган кара граниттан корулы обелиск, ул шомартылган алсу граниттан ясалған постаментка урнаштырылган. Постамент нигезендә — 1926 елда язылган багышлау ташындагы: «1826-1926 йй. /Декабристлар П. И. Пестель, К. Ф. Рылеев, /С. Муравьев-Апостол, /М. Бестужев-Рюмин, П. Г. Каховскийларның җәзалап үтерелүенең йөз еллыгына салынган/1913 (25) VII /26 / В. О. Райисполком» дигән язма тора[2]. Һәйкәлнең гомуми биеклеге 3 метр тәшкил итә[3].

Искәрмә үзгәртү