Җүәһирә Хәмитова

Хәмитова (Йосыпова) Җәвәһирә Мөхәммәтзакир кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

1901 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлый һәм әтисе хуҗалыгында эшли. Тиздән үсмер кыз Казан шәһәренә килә һәм укытучылар институтына укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң озак еллар Казан шәһәренең төрле мәктәпләрендә балалар укыта. Хезмәт юлының иң зур өлеше Казан шәһәренең 18-гомумбелем мәктәбе белән бәйле. 1934 елда Җ.М.Хәмитова балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге тырыш хезмәтләре өчен Ленин ордены белән бүләкләнә.

1957 елда Казан шәһәрендә вафат була.

Чыганаклар үзгәртү

  • Р.Зарипов. Тирән тамырлы Түнтәрем. 2008.
  • Р.Зарипов. Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога. 2021.
  • Г.Мөхәммәтшин. Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат). 1 том. 2006.