Җофа́р (Desmana moschata) - сукыр тычканнар гаиләлегеннән имезүче хайван. Идел, Дон һәм Урал елгалары бассейнында гына очрый. ТР территориясендә 1983 елга кадәр Идел алдының көньяк өлешендә күренә. Иж елгасы бассейнында сакланып калуы мөмкин.

Гәүдәсе тыгыз, 20 см га кадәр озынлыкта. Авырлыгы 520 г га кадәр. Башы зур, хәрәкәтчән озын борын белән тәмамлана. Койрыгы 17-20 см озынлыкта, ике ягыннан кысылган, кабырчык һәм сирәк төк белән капланган, койрык төбендә исле майлы матдә бүлеп чыгаручы мускус бизләре урнашкан. Май тирене юешләнүдән саклый. Аяк бармаклары араларында киң йөзү ярылары бар; арткы аяклары алгыларыннан озынрак һәм көчлерәк. Йон капламы ефәксыман, куе, өске ягы кара-коңгырт, аскы ягы - көмешсыман соры төстә. Яртылаш суда тереклек итә. Өнен, чыгу юлларын су астында калдырып, текә ярларда куак тамырлары астына казый. Эңгер-меңгердә һәм төнлә активлык күрсәтә. Суда яшәүче умырткасызлар, вак балык, үсемлекләр белән туклана. Ана җофар елга бер тапкыр 1-5 бала китерә.

ТРның Кызыл Китабына кертелгән.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү