Җир-Ана (Мланде-Ава)

Мланде-ава (Мланде-ньö) (чирм. Мланде-ава (Мланде ньö); Мланде — Җир, ава — ана, хуҗабикә; ньö — ана; тау мар. мланде-ава) — мари пантеонының иң олы алиһәсе.

Тасвирлама үзгәртү

Башка фин-угыр халыкларының мифларындагы кебек, Мланде-ава, илаһилаштырылган җир буларак, Олы Тәңренең (Кугу-Юмоның) хатыны булып санала. Ул мари космогониясенең икенче, урта катламын тәшкил итә һәм аграр культларда төп урын алып тора. Моннан тыш, мариларда шуңа охшаш ир-зат персонаж — Мланде юмо да булган.

Риваятьләр үзгәртү

Борынгы инанулар буенча, Мланде-Аваны җир йөзенә диңгез төбеннән ата үрдәкләр алып чыга. Шундый риваять тә сакланып калган: кайчандыр "җир (мланде) су астында булган, соңрак су аерымланган…" Мланде-ава гаилә яклаучысы дип күзаллана. Ул гаилә һәм ыруг гореф-гадәтләрен бозган өчен җәза бирә. Карст упкыннарының барлыкка килүен аңлата торган риваятьләрдә Мланде-ава бертуганнар арасында уздырылган туй мәҗлесендә катнашучыларны йота. Башка бер риваятьтә карст упкыннары һәлак булган ир-атлар һәм аларның тол хатыннары түккән күз яшьләре авырлыгыннан тирән күл булып барлыкка килә. Көнчыгыш мариларда Мланде-ава җирне яралтучы алиһә рәвешендә сакланып калган (грекларның Геясы сыман). Мөгаен, бу мотив бөтен фин-угырлар өчен уртак булган һәм төп алиһәнең җирне барлыкка китерүендә катнашуы турындагы мифларга нигезләнәдер.

Культларда чагылышы үзгәртү

Язгы чәчү вакытында тубалга орлык белән бергә пешкән йомырка салып Җир-Анага ялвара торган булганнар: «Мланде-ава, игеннәргә ныклы тамыр, юан сабаклар һәм зур кыяклар бир. Һәм тук башаклардагы бөртекләрне шушы йомырка кебек эре кыл. Орлыкларның кабыгы да бу йомырканыкы шикелле нәзек булсын!" Мланде-авага багышлап кара төстәге сыерларны һәм үгезләрне корбан иткәннәр: үләннәр һәм кыяклар үссен дип, сөякләрен җиргә күмгәннәр. Уңыш начаррак булган елларда өстәмә рәвештә корбан чалганнар. Күмәк келәүләрдән соң һәркем үз кишәрлегенә барып җирне тукландырган, аны күкәй һәм ботка белән ашлаган. Бу йола уңышны кайтара дип фаразланган. Кайвакыт корбан чалган урында тимер һәм бакыр әйберләр калдырганнар, Мланде-авадан явыз рухларны кууын сораганнар.

Гаиләсе үзгәртү

Мланде-ава гадәттә Шочын-ава, Юмын-ава һәм бигрәк тә мордваның Мод-ава алиһәләре белән тәңгәлләштерелә. Мордваларда бөтен илаһлар Олы Тәңренең (Кого Юма) һәм Җир-Ананың (Шочэн ньёның яки Юман абаның) балалары яки туганнары дип санала.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Акцорин В. А. Эпосларда мари халкының үткәне турында. — Саров, 2000.
  • Смирнов И. Чирмешләр. Тарихи-этнографик очерк. — Казан, 1889. 
  • Мокшин Н. Ф. Идел буендагы кайбер халыкларның (мордвада, мариларда) диннәрендә матриархатның һәм борынгы ыруглык таркалган чорның чагылышы. — Мәскәү, 1964. 
  • Петрухин В. Я. Мари мифологиясе / Фин-угыр риваятьләре. — М., 2003.
  • Ситников К. И. Мари мифологиясе сүзлеге. Том I. Аллалар, рухлар, алыплар. — Йошкар-Ола, 2006. 
  • Тойдыбекова Л. С. Мари мифологиясе. Этнографик белешмә. — Йошкар-Ола, 2007. 
  • Яковлев Г. Чирмешләрнең дини йолалары. Аллалар турында. — Казан, 1887.
  • Мифологик сүзлек. — Мәскәү, "Совет энциклопедиясе", 1990.