Викибирелмәләрнең буш элементы

ҖизмыекТатарстанның Актаныш районындагы юкка чыккан авыл.

Тарих үзгәртү

  Заманында ул Кормаш төбәгендәге (Кәлтәү ягында дию дөрес булыр) олы авылларның берсеннән саналган. Йортлары һәм аларда яшәүчеләр саны ягыннан ул бары Кәлтәүдән генә калышкан. Җизмыекка нигез 1773-1975 еллардагы Крестьян сугышына кадәр бик күп элгәре нигез салынган. Болай дияргә Пугачев явында катнашучылар турындагы мәгълүматлар нигез бирә. Җизмыеклылар ике отрядта сугышкан. Байлар волосте старшинасы Мәсәй Асанов җитәкчелегендәге 5 кеше, ә ясаклы татарлар һәм чирмешләр старшиналары Сәфәр Якупов һәм Сәет Даутов кул астында оешкан отрядта-57, барысы 62 кеше патша гаскәрләренә каршы яу чапкан.

  Емельян сугышыннан 20 елдан соң үткән 5 нче ревизия мәгълүматларында бу авылда гомер иткән 2 катлам кешеләре теркәлгән. Беренчесен 99 ир-ат һәм 91 хатын-кыздан торган типтәр, икенчесен 16 мишәр тәшкил иткән. Авылда җәмгысе 206 кеше яшәгән.

  1834 елгы 8 нче ревизия вакытында 175 ир-ат исәпкә алынган, алар өченче типтәр командасына кергән. Мишәр катлавындагы 61 кеше кантонның Алтынчы йортында саналган, анда алардан тыш Адай, Бикчәнтәй, Каентүбә, Карач, Түбән Уръяды, Усы, Чат, Чынык авыллары да булган.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү