Яңгыр теләү (йола)

Яңгыр теләү (йола) - татар халкына хас йола. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Яңгыр теләү йоласы да, кайбер район-авылларда бөтенләе белән югалып бетсә дә, кайбер җирлекләрдә хәзерге көнгә кадәр сакланып калган һәм бик матур йола буларак үткәрелә.

Үткәрү тәртибе үзгәртү

Бу йола, үткәрү-башкару формасы ягыннан төрле булсалар да, барлык татар группаларына хас. Йоланы ирләр дә, хатыннар да, картлар һәм бала-чагалар да башлап йөрергә мөмкин. Йола корылык елларында аеруча акуталь. Авыл халкы җыелышып яңгыр сорыйлар һәм ышанып өмет итәләр. Халык ботканы төрле ярмалардан урманда, басуда, яки су буенда пешергән. Башлар алдыннан намаз укылган. Ботка пешкәндә бу такмакны кабатлаганнар:

Яңгыр яу, яңгыр яу!

Без сорыйбыз Ходайдан,

Арыштан, бодайдан,

Пәрәмәчтән, күмәчтән.

Сыерларның сөтләре

Аз булмасын, күп булсын.

Игеннәрнең башлары

Ач булмасын, тук булсын.

Шушы йоладан соң барлык авыл халкы яңгыр явуына һәм, нәтиҗәдә, мул уңыш җыеп ала алуларына ышаналар.

Әдәбият исемлеге үзгәртү

  • Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.- Казан: Татар кит.нәшр., 1995.
  • Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре / Татарсан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. КАзан: милли китап,2000.
  • Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары.-Казан: татар кит.нәшр,.1987