Яңа Үргәагар мәктәбе

Викибирелмәләрнең буш элементы

Яңа Үргәагар мәктәбеТатарстан Республикасының Әлки районы Яңа Үргәагар авылындагы белем бирү учреждениесы (мәктәп). 2021 елга урта мәктәптә 12 укучы укый. Укыту татар телендә.

Тарихы үзгәртү

Революциягә кадәр Иске Үргәагарда (1906) һәм Яңа Үргәагарда (1916) мәчетләр каршында инде ике мәдрәсә булган. Беренче мәдрәсәдә белемне Әсәдулла шәкерт, Гөбәйдуллин Сибгәтулла, Хәлиулла, Хәбибуллин Шәһидуллалар, ә икенче мәдрәсәдә Исмагилов Гариф, Гөбәйдуллин Гайнуллалар бирәләр.

Үргәагар мәктәбенең элеккеге бинасы 1929 елда салына башлаган. 

  •  1929-39 елларда башлангыч мәктәп булган.
  •  1939-1940 елларда Үргәагарда җидееллык мәктәп ачыла.
  •  1952-1954 елларда мәктәпкә Яңа Үргәагарның ике мәчетеннән ике бинаны ялгап салалар.
  •  1961-1962 елларда мәктәп сигезъеллык дип атала башлый.
  • 1987 елдан мәктәп тулы булмаган урта мәктәп дип йөртелә башлый.
  • 2003 елның беренче сентябрендә авылның бизәге булып яңа мәктәп ачылды. Хәзер анда башлангыч сыйныф укучылары белем ала.

Мөдирләре үзгәртү

  • 1929-1932 Югары Әлки авылыннан Хафиз исемле кеше булган.
  • 1932-1938 елларда мәктәп мөдире булып Абдул Салман авылыннан Хәсәнов Сәлих эшләгән.
  • 1939-1941 елларда мәктәпнең директоры Көек авылыннан Нотфуллин Харис була.
  • 1941-1942 елларда Кузнецов
  • 1942-1946 елларда мәктәп мөдире булып Гыйләҗева Зөләйха билгеләнә.
  • 1946-1950 елга кадәр директор булып Арсланов Мөбәрәкша эшли.
  • 1950 – 1982 елларда мәктәпне Гатауллин Мәхмүт абый җитәкли.
  • 1983-1993 елларда мәктәп директоры булып Аглиуллина Саймә Фәсих кызы эшли.
  •  1993-2011 уку елында мәктәп директоры Сафиуллин Әсхәт Самат улы билгеләнә.
  • 2011 елдан бирле мәктәп директоры Яруллина Фәридә Госман кызы.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү