Ак мәчет (Казан)

мәчет Казанда
(Яңа бистә мәчете (Казан) битеннән юнәлтелде)

Ак мәчет, Яңа бистә мәчете — Казанның Кызыл Татарстан урамында урнашкан, 1801-1805 елларда Габдрәхим әл-Оршнашбаши акчасына төзелгән мәчет. 1904-1917 елларда бу мәчетнең имам-хатыйбы Кәшшаф Тәрҗемани булган.

Ак мәчет
Нигезләнү датасы 1805
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урам Кызыл Татарстан урамы һәм Мехчылар урамы
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта
 Ак мәчет Викиҗыентыкта

1929 елда советлар хакимияте мәчетне япкан. 1930 елда манарасы сүтеп алынган. Төрле елларда бинада мәктәп, аннан мех берләшмәсенең цехлары урнашкан булган.

Төзәтү эшләре үзгәртү

2023 елда мәчетне реставрацияләүне башлау планлаштырыла. «АРКЕШ» архитектура-реставрация бюросы берничә этапта, 1,5-2 ел төзекләндерәчәк. Бинаның диварларын ныгытып, ак төскә буярга һәм гыйбадәтханә эчендәге михрабны төзекләндерергә уйлыйлар. Мәчетнең дүрт өлештән торган манарасы да торгызыла.[1]

Төзәтү эшләрнең төп максаты ― бинаның заманча кулланылышка яраклаштырылуын исәпкә алып, тарихи йөзен торгызу. Реставраторлар алдында зур бурыч тора, ул берничә этапта хәл ителә. 2023 елның 29 июленә өстәп салынган совет корылмалары һәм эчке бүлемнәр сүтелгән, инженерлык челтәрләре — газ, җылылык, электр энергиясе, су кертү мәсьәләләре хәл ителә. Шулай ук биеклеге 31,6 метр тәшкил итәчәк дүрт катлы манараны торгызу буенча эшләр башланган. 2023 елда шулай ук нигезне һәм стеналарны ныгыту планлаштырыла.[2]

Мәчетнең имам-хатыйбыФәрит Сәлмән.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү