Яңа Чәчкап мәдрәсәсе

Чәчкап авылы мәдрәсәсе


Яңа Чәчкапта  мәдрәсә бар. Ул  “Мәрҗән” мәдрәсәсе дип атала. Ул хәзерге вакытта авылның үзәгендә, мәчет янында урнашкан.

Авылым халкы гомерен эшләп кенә үткәрмәгән, ач торса да, кайгы-хәсрәт ишелеп төшсә дә, сынмаган, рухын төшермәгән. Элек-электән Яңа Чәчкап авылы динле, белемле авыл дип саналган.  Дин һәм белем һәрвакыт янәшә килгәннәр. Яңа Чәчкап авылы яши башлаган көннән үк, авылда мәчет тә, аның белән берлектә, мәдрәсә дә барлыкка килгән. “Безнең борынгы бабаларыбыз шушы җиргә күчеп яши башлаганда, тау башында мәчет урыны сайлап казык какканнар. Мәчет, мәдрәсә хәзерге вакытта да шушы җирдә урнашкан,” – диләр  авылның иң олы кешеләре.

Моннан бик күп еллар элек тә, хәзерге кебек авылыбыз мәчете каршында мәдрәсә эшләп килгән. XIX йөз урталарында авылыбызда дамелла Бикмулланың тирә-якларда даны таралган  мәдрәсәсе эшләп килгән. Күршеләрендәге Буа шәһәрендә атаклы мәдрәсәләр була торып, үсмерләрнең Түбән Наратбашыннан Яңа Чәчкап мәдрәсәсенә килеп укулары шул хакта шактый сөйли. Шул вакыттагы иске мәдрәсә бинасы мәчетнең көнчыгыш  ягында була. Биредә ир балалар укыган. Балалар интернат-мәктәбе кебек, шушы авылдан ук булуларына карамастан, мәдрәсәдә торып-кунып укыганнар.  Шул мәдрәсә тормышы турында авылыбызның иң олы карты – Әхәт бабай  сөйләүләреннән чыгып, мәдрәсәдәге тәртипләр турында шуларны әйтергә кирәк: укыту эшләре җәмәгать тәртибендә оештырылган. Мәдрәсәне тоту, укыту чыгымнары ата-аналар өстендә була. Укучы шәкертләр мәдрәсәдә чиратлап кизү торганнар, мичен ягып торганнар, бинаны чиста, тәртиптә торганнар. Мендәр-юрганнарын бер җиргә өеп куеп, идәндә утырган килеш хәлфәдән дәрес алганнар.  Хәлфәләре имам-хатиб-мөдәррис мулла, тиешле вакытта килеп дәрес биргән, дәрес тыңлаткан, биремнәрнең үзләштерүен тикшергән. Шәкертләр укырга-язарга, дини йолаларга өйрәнгәннәр. Мәчеткә кереп намаз укыганнар. Олырак шәкертләр яшьрәкләрне укытуда хәлфәнең ярдәмчеләре булганнар. Кыз балалар мулланың үз өенә, абыстайга укырга йөргәннәр. Абыстай  аларны укырга, намазга өйрәткән, догалар ятлаткан. Кызлар язуга өйрәтелмәгәннәр.

Революциядән соң совет мәктәбе алда әйтелгән мәдрәсә бинасында эшли башлый. Аның беренче укытучыларыннан берсе – Шәриф Сайкин, соңыннан танылган педагогы булып китә. 

Мәдрәсәдә укулар тукталгач, совет белем бирү системасында, 1923 нче елдан башлангыч мәктәп булып эшләп китә. Ул 1934 нче елга кадәр башлангыч мәктәп була. Бераздан мәктәп өчен башка бина төзелә.  Шул еллардан башлап, мәдрәсә 46-47 нче елларга кадәр сезонлы эшләүчеләрнең балалары өчен балалар бакчасы булып хезмәт итә.

“Мин дә, күршем Мәсхүт тә берничә җәй  мәдрәсә урынына калган балалар бакчасына йөрдек. Минем әни шунда тәрбияче дә булды әле”- дип сөйләде үзенең балачак  истәлекләре турында  хәзерге абыстаебыз. “Минем әни өйдә,  шул балалар өчен ашарга  пешереп, күмәч салып ашатты. Үземне таң белән уятып, фермадан балалар өчен сөт алырга җибәрә иде”, - дип искә төшерде дәү әтием.

Сугыштан соң, мәдрәсә бинасын сүтеп, бөтен төзелеш материалларын 38 нче елда төзелгән башлангыч мәктәпне зурайтыр өчен алып китәләр. Менә инде шушы еллардан башлап, мәдрәсә бинасы “яшәүдән” туктый.   Совет елларында юк ителгән мәчет тә шулай ук бик күп еллар клуб, уку өе хезмәтләрен үти.

Мәчет бинасының гомере озынрак була. Аны 1980 нче еллар уртасында, яңа клуб төзелеп беткәч кенә сүтәләр. Калган бүрәнәләреннән зират өстенә намаз уку өчен бина өеп куяла. Мәчет-мәдрәсәләрен бетерсәләр дә, авыл халкы диненнән бизми. Аерым йортларга җыелышып,  биш вакыт намаз укуны, дини сабак алуны туктатмый. Бу вакытларда зират өстендә торгызылган,  мәчет булып торган  кечкенә генә йортта Шәйхелислам Кыяметдин улы Хисамов ир балаларга дини белем биргән. Кыз балалар Бикчәнтәева Камилә абыстайның өенә йөреп, дини белемнәрен арттырганнар.

1990 нчы елларда мәчетләр төзү өчен рөхсәт бирелә дигән, хәбәр тарала. Ләкин әле якын-тирәдәге авыл   халкы мәчетләр ачарга бераз гына куркып тора. Чәчкап халкы бу вакытта да куркып калмый. Камил Бикчәнтәев авылда мәчет торгызу нияте белән, махсус Мәскәүгә барып, Мөфти шәех Равил Гайнетдиннән мәчет төзү өчен рөхсәт кәгазе алып кайта. Шулай итеп, мәчет төзүгә чәчкаплылар беренчеләрдән булып тотына.

1990 елда бөтен халык тырышлыгы белән элекке мәчет урынына ак кирпечтән ике катлы итеп яңа мәчет төзелә. Аның белән берлектә, элекке мәдрәсә нигезендә булачак, “Мәрҗән” мәдрәсә бинасы да торгызыла.                                                      

Элек-электән мәчетләр янында булган мәдрәсәләр булдыру йоласы юкка чыкмый. Башта бу бинаны мәдрәсә итү уенда булмыйлар. Килгән муллаларга яшәр  өчен йорт итеп тоталар. Өч ел буе мәчет мәдрәсә дә булып тора. Дини белемнәрен арттырырга  теләүче ир-атлар кич белән мәчеткә килеп укый башлый. Ул елларда  ир балаларны мәчеттә дини сабакларга  Нәсыйх Шәрәфетдинев өйрәтә.                                                    

Үзенең белемнәрен тирәнәйтер өчен Нәсыйх хәлфә Казан шәһәрендә Россия Ислам универитетында һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә  белем ала. 1993 нче елдан башлап, кыз балаларны дини белемгә, гарәпчә укырга  “Мәрҗән” мәдрәсәсендә остабикәбез Каюмова Гөлшат өйрәтә.

Авылда мәдрәсәнең эшли башлаганына 3 дистәгә якын тулып бара. Чәчкап авыл халкы тырышлыгы белән 2018 нче елда яңа мәдрәсә төзәтелде. Хәзерге вакытта укулар яңа бинада алып барыла. Мәдрәсәдә 60 ка якын шәкерт дини белем ала. Анда укулар көз башланып, яз җиткәнче дәвам итә. Мәдрәсәдә һәр көнне дәресләр уза.  Дәресләр аерым бер расписание белән 4 төркем өчен үткәрелә. Хатын-кызларны, кыз балаларны Каюмова Гөлшат  һәм аның өлкән шәкертләре Мусина Миләүшә белән Хайруллина Сиринә; ир-атларны,  ир балаларны Нәсыйх хәзрәт һәм Гомәр ага Җиһаншин укыталар.

Шәкертләрнең белемнәр эзсез калмый. “Мәрҗән” мәдрәсәсендә дини белем, гарәп грамматикасының нигезен алып, күп кенә шәкертләргә үзләренең юлларын дәвам итәргә ярдәм итте. Алар үзләренең белемнәрен тирәнәйтер өчен, уку йортларына укырга керә алдылар. Мәсәлән, шулар арасында, хәзерге вакытта Буа шәһәренең “Камилә” мәчете мулласы  Гомәр Шәйхелислам Мисырда  дини белем дәвам итте.