Яңа Тинчәле авылы тарихы

Яңа Тинчәле авылы тарихы

     Яңа Тинчәле авылы Татарстан  Республикасы Буа районының көньяк-көнбатыш өлешенә  урнашкан. Яңа Тинчәле авылы халкы бирегә 1686 елда, хәзерге Чуваш Республикасы татар Согыты авылыннан күчеп килгәннәр. Башлангыч чорда өч фамилиядән Сүнәй, Кишмай, Бугдан шәҗәрәләреннән 23 гаилә күчеп утырган.

Яңа Тинчәле 1780 елга кадәр Казан губернасы, 1780елдан (1920елга кадәр ) Сембер губернасы Буа өязе Иске Шәйморза волосте составына кергән. 1889 елга авылда 700 хуҗалык була,  шуңа күрә бу авылны 700 Тинчәл диеп йөрткәннәр. 1896 елда Яңа Тинчәледә 336 хуҗалык исәпләнә, аларда 1073 ир-ат,1021 хатын –кыз яшәгән.

5 мәчет һәм 3 мәктәп эшләгән. 1913 елда авылда хуҗалыклар саны 485 кә җитә аларда 2805 кеше яшәгән. 1930 елда  Иске Шәйморза волость башкарма комитеты карары нигезендә Яңа Тинчәледә “Искра” күмәк хуҗалыгы оештырыла. Хуҗалык рәисе итеп Зартдин Миначев билгеләнелә. 1936 елда китапханә ачыла.1945 елда “Искра”күмәк хуҗалыгының рәисе итеп Корбан Алиуллов сайлана. 1958 елда Таһир Касыймов җитәкли. 1960 елдан Хасанов Шәүкәт Гариф улы җитәкчелек итә.Шәүкәт Гариф улы Хәсәнов җитәкчелек иткән чорда”Искра”колхозыалдынгы хуҗалыклар сафына чыга,Татарстан күләмендә таныла.1976 елда Шәүкәт Хасанов лаеклы ялга чыга,”Искра” күмәк хуҗалыгы рәисе итеп Иршат Кәлимуллин билгеләнә.1977 елда хуҗалыкка СССР Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең II дәрәҗә Дипломы бирелә.1979  елдан “Искра “ колхозын Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов җитәкли. Бу елларда “Искра “ игенчелек һәм терлекчелек буенча республикабызның алдынгы хуҗалыклары сафына чыга. 1985 елда Яңа Тинчәледә биш бүлектән торган, бай эчтәлекле музей ачыла. Аның җитәкчесе итеп Ринат Низам улы Төхфатуллов билгеләнә. 1990-1993 елларда “Искра” күмәк хуҗалыгын  Мансур Төхфатуллов җитәкли.1991-1994 елларда бер-бер артлы яңа мәчет калкып чыга. 1993-2003 елларда күмәк хуҗалык рәисе вазифаларын Фәрит Хәсәнов башкара.Бу елларда да “Искра” хуҗалыгы “Югары игенчелек мәдәниятенә ия хуҗалык” исемен йөртә. 2004 хуҗалык рәисе итеп Мифтәхетдинов Расих Вазыйх улы билгеләнә. Расих Вазыйх улы

-республикабызда фермерлык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе.Аның фермер хуҗалыгы Татарстанда иң алдынгы хуҗалыкларның берсенә әверелүе белән ул үзен талантлы оештыручы итеп таныта.2004 елдан хуҗалыкның исеме-статусы “Тинчәле” җавплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.  Бүгенгесе көндә Яңа Тинчәле авылында 252 хуҗалык,820 кеше яши. Авылда мәдәният йорты, китапханә, мәктәп, ФАП эшли.

Төп халкы татарлар. Яңа Тинчәле  халкының элек-электән килгән, бүгенгесе көндә дә  төп шөгельләре - игенчелек һәм терлекчелек.

Яңа Тинчәле мәсҗедләре үзгәртү

           Беренче мәсҗед өчен 1753 елда императрица Елизаветадан рөхсәт алынган. Тарихта һичбер җирдә рәсми мәсҗедкә рөхсәт алган ил юк, хәтта Казан да 1764 елда Екатерина заманынында гыны, ягъни бездән 11 елдан соң гына, мәсҗедкә рөхсәт алган. Моның илә безнең авыл халкы мактанырга хаклы. Ул заманда рәсми ике мәсҗед Кырым һәм Касым шәһәрләрендә булган, алар да татар ханнары әмере илә төзелгәннәр иде. Безем авылның беренче мәсҗеде әүвәл Хөснетдин бине Абушай станында булган (стан тавы диләр иде). Без яшь чагында анда мәсҗед юк иде. әмма балавыз сыга торган стан бар иде. Стан тавы дигәне шуннан калган. Тау башында хәзер Фатих Шәйхелислам бине Гайнетдин, бине Хөснетдин бине Абушид бине Ярмәй бине Бәйсәид бине Сүндек бине Сүнәйнең йорты бар. Шул стан тавындагы мәчсҗедне Бәйсәид бине Сүндек бина кылган имеш. Бу мәсҗедтә әүвәл имам булган кеше мәшһүр карак Хамидулланың атасы мулла Шәмсетдин дигән кешедер. Аның нәселе хәзер авылда юк. Шәмсетдин мулланың углы Хамид укымышлы вә бай кеше булып яхшы тройка атларга утырып каракларның атаманы булып йөргән. Ахры тотылып Себергә сөрелгән. Бәлки Себердә нәселләре бардыр ?... Шәмсетдин мулла үлгәннән соң 1785 елда Иске Чокалыдан мулла Яһүдә бине Бикколны мулла итеп китергәннәр. 1790 елда хөкүмәт һәр авылга указлы мулла куярга мәҗбүр иткәч, ул Уфада Мөхәмәтҗан мөфтигә барып имтихан ителеп, указ алып кайта, һәм авылдан күчеп Ашыт кариясенә мулла булып китә. 1825 елда картлар аны киредән чакырып кайтаралар. Ул 50 еллап мулла булып, мәктәп ачып тирә-якларга имамнар хәзерләп чыгара. 1835 елның сентябрендә 85 яшендә вафат була. Кабере Тинчәленең төньяк тарафындагы зиратында.

1831 елда авылның бай карты Бәкер бине Бәйсәид бине Сүндек бине Сүнәй хәзерге зур мәсҗедтән түбән агачтан бер кечерәк мәсҗед ясата. Димәк 1-нче мәсҗед елгада, ә тауда 2-нче бинасы аз гына югарырак салына, ул рус түрәләренең күзләре төшмәсен өчен шулай эшләнә. Ул мәсҗед искергәч, авылыбызның Себердә торучы Шәмсетдин бине Абушай бине Бикмөхәммәт бине Габдулла бине Айдар бине Ходайбирде бине Чабкын 1874 елда хәзерге зур мәсҗедкә бина кыла. 1880 елда 3-нче мәсҗед асты таш фундаментлы ике катлы гаять зур итеп эшләнә. 2-нче мәсҗед авылның көн тарафындадыр. Иң элек халык намаз укырга бер өй ала. Соңра, 1830 елда, Габделсәлам бине Биккенә бине Бәйсәид бине Сүндек бине Сүнәй манаралы мәсҗед бина кыла. 1898 елда Гайнетдин бине Сәйфетдин бине Сәгыйт бине Биккол бине Бәйсәид бине Сүндек бине Сүнәй йортыннан ут чыгып бөтен авыл диярлек яна. Шулай ук Гәбделсәлам бабай салган мәсҗед тә янган. Бу - янгын елы дип искә алына. Ут чыгуның сәбәбен самавардан диләр иде. Соңрак бу мәсҗед урынына Шәмсетдин Абушаев катнашы илә хәзер дә мәсҗед булган икенче мәсҗед бина кылына. Анда әүвәл имам булып Яһүд хәзрәт шәкерте мулла әхмәр бине Бикмөхәммәт тора. Берничә елдан соң әхмәт бине Сәйфетдинне мулла иткәннәр. Соңра аның улы Шакир имам булып торды.

3-нче мәсҗед

        Авылыбызның төньягында югары өченче мәсҗедтер. Моны Бәкер бабай бине әхмәр бина кылган иске мәсҗедтән. 1880 елда агач алып, анда ике катлы итеп бина кылдылар. Иң элек мулла Зариф бине мулла Габделлатиф бине мулла Яһүдә бине Биккол имам булды. . .

4-нче мәсҗед авылның төньягына халык төрле җирдән имана җыйнап бина кылдылар. Беренче имамы Шакирҗан бине мулла Габделлатиф бине мулла Яһүд.

5-нче мәсҗед - көньяк тарафта түбән очындадыр, халык төрле җирдән акча җыйнап 1913 елда сала. Беренче имамы мулла Миргасим бине мулла Зарифулла бине мулла Габделлатиф бине мулла Яһүдә бине Бикколдыр.

Авылда өч мәсҗедне Сүндек бине Сүнәйләр салдыра - Бәйсәид, Бәкер, Габделсәлам.

          Яңа Тинчәле халкы ничек итеп рәсми рөхсәт алды икән дип сораучылар булыр. Яңа Тинчәледән гарәби көнбатыш читендә Чатказ илә Тимбай арасында 40 дисәтинә җир Уразмәт кыры дип атала, дөресе Уразмөхәммәт кыры. Аның хуҗасы Уразмөхәммәт Уркаев дигән кешедер. Вахид мәзин язуында 10 номерда Сабирка Урмаев - Ураз алпавыт җиресе диелгән иде. Ураз - Петербургта хезмәт итә. Шунда ул бер яраклы эш күрсәтеп падишаһ түрәләреннән хезмәте бәрәбәренә мәкәфәт буларык аңа Тимбай турысында Карлы Суының мәшрик тарафыннан берничә дисәтинә җир бирелгән. Бу кеше ул җирне үзе эшкәртмичә, Тимбай урысларына дисәтинәсен 1-2 кило күмәч яисә берәр шишә аракыга сатып ашап яткан. Үзе үлгәч, аның гаиләсе калмый, җире хөкүмәт кулына күчә. Авылыбызның Хисяметдин бабай рәсми дакуминтын табып, адвокатларга күрсәтеп, “мин Уразмөхәммәт варисы” дип, җирне алмакчы була. Тик Сембер властьлары (түрәләре) язуыны кирәкле дип танымый, бик иске диеп, сорауны кире кага. Ә алмашка Ураз Уркаевның хәрби хезмәте өчен авылга мәсҗед кылырга рөхсәт алырга дигән кәгазь бирелә, указ алына. Бу указ күп еллар әтиемез Җамалетдин кулында сакланып, ул үлгәч Ибраһим Бикколов кулында калды. Бу документны әлбәттә тарих өчен саклау таләп ителә.


Яңа Тинчәле кайчан барлыкка килгән?

        Борынгы бабаларыбыз, мөхтәррәм картларны безем Тинчәле халкы Согыт кариясеннән килгәннәр диләр иде. Һәркайсыбызга мәгълүм, Согыт урман буенда чуваш авыллары арасындадыр. Казан алынгач, яхшы җирләрдән татарлар куылган, алар өчен һәммәдән артык чуваш-чирмиш арасы күренгән. Чөнки чувашлар бер яктан карендәш булсалар, икенчедән мәгариф ягыннан үзләреннән түбән һәм юашрак булганга күрә, куылган халык өчен әлбәттә үз дуслары чувашлар ошагандыр. Ул вакытта татарлар башына тигән таякның бер башы - рус түрәләр таягы, чувашларга да кагылган. Ике “гарип” милләт бик дус булып бергә яшәгәннәр.

        Инде халык үрчеп, җир азлык сизелә башлагач тагын күчеп киткәннәр. Бу вакытта инде рус хөкүмәте дә кырын карамый, барган урыннарында җир кисеп бирә башлый.

        Авылыбыз картлары бу җиргә кай вакыт килеп утырулары турында рәсми дакуминт юк. Я берәүнең язып калдыруыннан, инде тәмам мәгълүм булмаганда ата-бабаларыбызның гомереннән вә бәгъзе картларның вафатыннан мәгълүм буладыр. Яңа Тинчәленең бу җиргә килеп утыру тарихын язганда, ягъни 1920 елда, 250 еллар чамасы буладыр. Мәсәлән: Иң әүвәл килеп утыручы картларның берсе Сүндек бине Сүнәй бабай. Бу кеше иң башлап килгән 23 картның иң мәгълүме. Хәзерге көндә 800 чамасы кешенең атасыдыр. Ул, әлбәттә, бирегә ким дигәндә 30 яшьләрендә килгән булыр. Аның өч улы - Габдулла - Уразгали (Урка),  Байсәидтер. Байсәиднең бер углы Биккол, аның углы Абуз (Әбүзәр). Ул бабай 1829 елда 90 яшендә вафат булган. Бу метрикадан мәгълүм. Димәк Абузбабай хәзер, 1926 елда 187 яшендә була. Үзеннең улыннан 30 яшькә олы булса, Биккол хәзер 217 яшьтә булыр иде. Бәйсәид үз улыннан янә 30 яшь олы дип алсак, ул 247 яшьтә булырга тиеш. Сүндек бабай улыннан 30 яшь олы булса,   280 яшендә буладыр. Әгәр Сүнәй бабай 40 яшькә олырак булса, Сүндек бабай бу җиргә 1686 елда килгән була. Ягъни, Яңа Тинчәле бу җиргә утырганга хәзер 290 ел буладыр (1926 елда). Инде авылыбыз 17-нче гасырда килеп урнашуы башкача да билгеле:  Кәрим Чынлысына җир кисеп бирү хакында хөкүмәт биргән язу бар. Ул 1701 елда язылган. Шул дакуминтта Чынлы кырының төн тарафында чиген безнең авыл картларыннан 10 кешенең җире илә чиктәш күрсәтелә. Димәк, 1701 елда безнең авыл була. Янә шуны да белергә кирәк, Чынлы дакуминтында язылган картлар һәммәсе авылга әүвәл килгәннәрнең угылларыдыр. Чынлы дакуминтында Тәкай Чапаев күрсәтелә. Аның атасы Ураз бине Чапаев иң әүвәл килүче карттыр. Ошбу дакуминтлар раславынча, Чынлы авылы соңрак хәдат булган.

Иң әүвәл авылга кемнәр килеп утырган? Бәгъзе картларымыз авылга иң әүвәл Сүндек, Турна, Ибрай исемле өч кеше килгән диләр. Турна исемлесе хәзер дә Торна кыры дигән җирдә утырган. Шул кырга якын булган кучкалыктагы калкулыклар Турна бабай балаларының каберләредер. Сүндек бабай хәзерге Сүндек күле дигән җиргә яшәгән. Ибрай бабай хәзерге Ибрай күле дигән җиргә утырган була. Соңга барысы бергә җыелганнар. Сүндек һәм Ибрай бабайлар торган җирдә каберләр юк. Элек тә алар яшәгән җирләр шул исемнәр белән аталган булса кирәк. Мәсәлән: Хәзер Хайрулла бине Хасан бине Ильяс бине Чазлый бине Биккенә бине Габдерафик бине Байсәид бине Сүндек янындагы күлне Алтынбик күле диләр. Алтынбикнең йорты шул җирдә булган. Алтынбикнең углы Таҗи, аның углы Әхсән, аның углы Хөснетдин, аның углы Таҗи. Таҗи бабайның углы калмады. Кызының углы Таһир бине Зәки, бине мулла Миңлебай бине Якуп хәзер дөньяда. Икенче төрле дакуминттан безнең авылга башта күп кеше килгәне билгеле. Элек авылның җире уртак булмыйча, аерым кешеләрнеке була. Һәркем үз җирен биләгән. Моны алпавыт җире дигәннәр. Безнең кырымызда 23 алпавыт җире булган. Бу эш 1842 елда вафат булган Бәкер бине Әхмәр бине Байсәид бине Сүндек заманына кадәр дәвам иткән. Шулай алпавыт җире булып 140 еллар яшәгәннәр. Ләкин бу алпавыт җире тора-бара эшкә ярамаган. Ашлары аз булган кешеләр көзге суканы вакытында бетерә алмаганнар. Ә андый кешене суктырганнар. Кайбер кешеләренең балалары үрчемәгән, җире күп булган, ә кайберүләрнең балалары күп - җир азаеп киткән. Бәкер бабай җирсез кешеләрне үз янына җыеп, ничек булса да хәйләләр илә җирне тигезләп бүлергә маташкан. Димәк, Бәкир бабай җир эшен оештыручы, хәзергечә әйтсәк, революционер буладыр. Моның белән аның балалары бу көндә горурланырга мөмкин. Авылыбызның 23 алпавыт җире турында 1818 елда дөньяга килгән карт мәзин Габделвахит бине әхмәди бине Бикмөхәммәт бине Габдулла бине Ходайбирде бине Чапкының язып калдырган дакуминтыннан билгеле була. Ул моны русчадан күчереп алган. Габделвахит мәзиннең бабасы Ходайбирде бине Чапкын авылыбызга иң әүвәл килеп утыручыларның берседер.


Ислам дине һәм авыл халкы тормышы..

              Казан ханлыгы бетерелгәч, рус хөкүмәте мәсҗедләрне вә мәктәпләрне ватып, мөгаллимнәрне үтереп, күбесен көчләп чукындырып - укырга, белем алырга мөмкинчелек бирмәгән. Ислам дине турында урманнарга качып укыганнар, ятканда ходайга ялынып догалар чыгарганнар:

     «Яттым я алла, торсам кирәк, иншалла;

Бу ятуымнан торалмасам, иман бирсен бер алла;

Иман белән үткәем, ислам белән кичкәен;

Яратканым Гиффарым, күптер минем гөнаһым,

                                             ярлыкагыл иллаһым» -

- укыйлар иде дип, картлар сөйлиләр. Ул вакыт укулар кая инде. 200 елдан артык Казанда да җырлап-җырлап, сыра эчеп бәйрәм үткәргәннәр. Бу гадәт Буа аръягындагы Тәтеш вә Зөя авылларында әле дә бар. Сыра кайнату базлары безнең заманда Усия елгасы буенда беленеп тора иде әле. Шул  елларда авыл халкы ифрат азган карак булып, качкын булып, урлап утызар-кырыгар кеше йөргәннәр. Тирә якта Тинчәле кешесен фатирга кертмиләр икән. Күп кеше үзен кайсы авылдан икәнен алдап әйткәннәр. Яһүдә хәзрәт имам булгач, янына яхшы картларны алып, каракларны орышып-кыйнап, урлаган әйберләрен хуҗаларына кире биреп - урлашуыны бетерергә тырышкан. Яһүдә хәзрәт таяк белән кыйнап мәсҗедкә куа башлагач, чувашлар бу мулланың намазына чыдарга юк, батька дия торган булалар. Казан алынганнан соң 200 еллар халык динне мунчаларда, караңгы җирләрдә качып үткәрде. Бу тирәнең олылырак кешеләре балаларын Казан артына Ашыт, Саба, Урай, Түктәр карияләренә җибәреп укыталар. Бу арада рус хөкүмәте дә инде дин белән уйнарга ярамаганнын аңлый башлый. Чөнки кешенең иң мөкатдәс нәрсәсе - диненә каршы тору патшага дошманлык тудыра. Татарлар моны онытмыйлар. Пугачев вакытында рус крестьяннары белән бергә татар, башкортлар да күтәреләләр. Күп муллалар да дин хурлаучы рус патшасының каны хәләл дип Пугачевка кушылып Романовларга каршы көрәшәләр. Башкортлардан чыккан Карасакал мулланы рус хөкүмәте ничә еллар эзләп, аны табып бирүчегә күп маллар вәгъдә итә. Рус хөкүмәте дә татар (мөселман)ларга күренергә тырышып Оренбург шәһәрендә Дини Җыелыш ачып, мөфти вә казыйлар куеп, җылый торган балага тәти тоттырадыр. Безем яшь вакытыбызда күп татар авылларында керәшен исемле халык бар иде. Алар үзләре саф татар булсалар да, рус түрәләр аларны сезнең бабаларыгыз православие кабул иткән дип, көчләп руслаштыралар иде. Мәчеткә бармаска кул куйдыралар, өйләренә барып коръән укучы, үлекләрне күмүче муллаларны Себергә сөрәләр. Уфа губернасында хатын-кызларны полиция белән көчләп ыштаннарын салдырып , ыштан киюне тыйганнар. Чөнки ыштансыз православныга иман керми имеш. Һәр нәрсәнең үлчәли чиге булса да, наданлыкның чиге куелмаган күрәсен. 1905 елда Николай хөррият дине бирергә мәҗбүр булгач, бер көндә 200000 (ике йөз мең) кеше рәсми сүрәтен ислам диненә кабул итә. Бу кешеләр элек көчләп чукындырылучылар була.

          Ул вакытта кайда барасың, Николайның соңгы көннәренә кадәр Казах сахралырына татар мулла вә шәкертләренә чыгарга әмер юк. Казахларга дин өйрәтүче татарлар хөкемгә бирелә иде. 1892 елда хан Урдасына байлар тарафыннан гүзәл мәдрәсә бина ителеп Казаннан имам китерелгәч, казах балаларын бу мәктәпкә кабул итмәсен дия, имамнан кул куйдырып алалар һәм 1893 елда татар шәкертләрен полиция белән кудылар. /Бер вакыт Урдада укый идек. Анда Казаннан барып вә мөдәррис булучы Мәрҗәнинең кияве дәмелла Сафиулла бине Габдулла да бар иде./ Чөнки алар казахларны мөселман итәрләр дип куркалар иде. Руслар әле һаман татарларны руслаштыру ягында иде. Күп татар авылында булган чувашлар көчләп мөселманлыктан аерылган.

                                          Әүлия каберләре

          Иң әүвәл халык авылыбызның уң ягына утырган булса кирәк. Чөнки ул якта кучкалыкта һәм Дәүләтша бине Габделҗаббар, Кәрим бине Габделҗаббарлар артында бик иске каберләр бар. Авылыбызның иң карт кешесе Бәйсәид тә шунда күмелгән. Төньякта андый каберләр юк. Хәйрулла бине Габбас бине Габдулла бине Биккенә бине Бәйсәид янында ике иске кабер бар. Бу халык телендә әүлия каберләре дип йөртелә. 1811 елда дөньяга килгән Мөхәммәтҗан бине Рәим бине әбүзәр бине Биккол бине Бәйсәиднең бервакыт углы Хайретдин солдатка алынгач, углым котылса шул кабер өстенә бура куяр идем дия. Нәзер итеп углы солдаттан кайткач Мөхәммәтҗан бабай бу ике кабер өстенә бура ясап берничә куак утыртмыш иде. Мөхәммәтҗан бабайлар сөйлиләр иде, бу ике кеше хаҗдан кайтканда вафат булган кешеләр диеп. Казан артындагы Әҗем дигән авыл имамы Касим безнең бабабыз Буа өязе Яңа Тинчәле авылындан килгән диеп сөйли иде. Шул Әҗем кешеләре хаҗдан кайтканда вафат булганнар имеш. Касим мулланың атасы (Әҗем авылыннан) 1904 елда хаҗдан кайтканда Буада вафат була. Яңа Тинчәле кешеләре бу каберлекләрне изгеләр кабере диләр. Гомүмән, бу кешеләр начар кешеләр булмаган.

Тинчәле ни дигән сүз? Безем әти әйтә торган идее: “Тинчәле (Тәнҗелы)”, ягъни ак тәнле, укымышлы, зыялы кеше мәгнәсендә дип. Тинчәле башка авылларга караганда күптән гыйлем вә мәгарифтә алда булып, һәр тарафка имам, мөгаллимнәр биреп торган, күп авыллардан шәкертләр килеп укыганнар. Чүпрәледән, Иске Шәйморзадан, Чынлыдан, Кырсадакадан, Үтидән, Кәшәдән, Иске Тинчәледән, Буаның аргы ягындагы авыллардан күп кеше бездә укыганнар. Мәсәлән: Чынлыда Габдулла мулла, Иске Шәйморзада Сингатулла мулла, Яңа Шәйморзада Гайнулла мулла, Кәшәдә Ногман мулла Габдерәзәк бине Урузмөхәммәт Будәнге кариясендә күп еллар имам булып тора һәм авылга кайтып вафат була.. Безем мәсҗедләрдән бик иске китаплар табыла.  Мөхетдин ибн Газинең 200-дән артык әсәре бар иде .. Мөхетдин бине Гарәби кебиләресе бу вакытта бик аз кеше беләдер . . . 1818 елда дөньяга килгән Вахит мәзин Сабада укыган; Бәкер бабай үзенең углы Габдулланы Ашыт кариясендә укыткан. ә ул вакытта халык Тинчәле, Буа, Сембердән башка җирне аз белгән. Хөсәин бине Хасан бине Якуп бине Бәкер бер вакыт Сабирҗан мулла белән Юхма базарына баргач, төнлә Хөсәин Сабирҗанга әйтә икән: «Уйлап кара әле, ат башы белән ир башы ниләр күрми, кая ятабыз бит!» - дип. әнә шул чорда Казан артына кадәр гыйлем эзләп бару аеруча зур эш саналган. Дөресе, безнең халык күп урлашып та йөргән. Тик алар моны рус түрәләрдән күргән җәбер-золымга җавап итеп эшләгәннәр, аны оныта алмаганнар. Алар күбрәк руслардан урлаганнар, чиркәүләрне басканнар. Алар караклыктан бигрәк революционерлардыр. Казан алынганнан соң русларга каршы партизаннар сугышлары озакка барган. Хәзер дә балалар төрле уен уйнаганда «алатыр», «ата күрә», «чиста җигәнән», «алабуга бигәнәк» дип такмак әйтәләр. Бу партизан сугышлары вакытында ящерен язышкан хатларыннан алынган. Казан тарафы батырлары Латиф мишәрләренә язалар - сез тик тормый ата торыгыз, без дә сезгә кушылырбыз - дип, Чистай мишәрләренә ышанмагыз, алар чикәләр (куркаклар), Алабуга татарлары биреләләр, боларга ышаныч юк дип. Безнең авыллар каракларының да эшләре күбрәк революционерлыкка хастыр. Бу исә халыклар арасында була торган гадәти хәл.......