Яңа Авыл (Биектау районы)

Яңа АвылТатарстан Республикасының Биектау районындагы татар авылы.

Яңа Авыл
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Биектау районы
Координатлар 56°6'тн, 48°55'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 141 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422726
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Янга-Аул

Яңавыл район үзәге Биектау тимер юл станциясеннән — 46, Казаннан 41 чакрымда урнашкан. Яңавыл тарихи белешмәләрдә Кульга-Куюк, Кулька-Куюк дип күрсәтелгән. 1859 ел мәгълүматларын эченә алган А. Артемьев тарафыннан җыеп чыгарылган тарихи чыганакта авыл Кулька-Куюк (Айбаш Көеге) дип билгеләнгән. Андагы 54 хуҗалыкта 220 ир-ат һәм 226 хатын-кыз яшәгән, бер мәчет эшләгән. Д.А.Корсаков җыеп чыгарган тарихи белешмәдә авыл Культа-Куюк дип искә алына. Анда 64 ясаклы татар һәм 1 керәшен татары яшәгән. H. H. Вечеслав бастырып чыгарган белешмәдә авыл Кулька-Куюк дип искәртелгән. Апса елгасы ярына утырган бу авылның 97 хуҗалыгында 337 ир-ат һәм 288 хатын-кыз яшәве күрсәтелә. Анда агач мәчет, мәктәп, тимерчелек, җил тегермәне, 2 кибет, кирпеч сарай булган.[1]

1913-1915 елларда, Казанда мәдрәсә тәмамлагач, ике ел Яңа Авылда Минһаҗ Конов балалар укыта.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.