Яшь гвардия (яшерен оешма)

"Яшь гвардия" - Бөек Ватан сугышында эш иткән фашистларга каршы комсомол яшерен оешмасы. Эш итү урыны - Луганск (Ворошиловград) өлкәсе , Краснодон шәһәре, оешмага 14-22 яшьлек егетләр һәм кызлар кергәннәр.

Алман гаскәрләре Краснодон шәһәрен яулап алганнан соң (1942, елның 20 июле), "Яшь гвардия" оеша, әгъзалар саны - 110 егет һәм кыз. Катнашучылар яшьгвардиячеләр дип йөртелә.

Эшчәнлек

үзгәртү

"Яшь гвардия" 5 мең артык листовка бастырып тарата, фашистларга каршы диверсияләрдә катнаша, хезмәт биржасын яндырып, Алманиягә җибәрер өчен кешеләр исемлеген юк итәләр, нәтиҗәдә 2000 кеше котылып калган.

Яшьгвардиячеләр Краснодонда кораллы күтәрелешне әзерлиләр, ләкин баш күтәрү башланыр алдыннан оешма фаш ителә.

1959 елга кадәрге мәгълүмат буенча комиссар Виктор Третьякевич - оешманы саткан дип санала, ләкин соңрак махсус тикшеренүләр нәтиҗәсендә ул аклана.

1943 елда Югары мәхкәмә карары буенча полицайлар Г. Почепцов, В. Громов и М. Кулешов атып үтерелә.

Җәзалап үтерү

үзгәртү

1943 елның 15,16,31 гыйнварында фашист әсирлегенә эләккән 71 яшьгвардияче җәзалап газапланганнан соң, үтеререлә һәм 5 номерлы баз шурфына (шахтага) ташлана (үле һәм исән дә). Кызлар һәм егетләр рәхимсез рәвештә җәзалана (күкрәкләре, колаклары, аяклары, куллары, башлары киселә, аркаларында, күкрәкләрендә йолдыз итеп яндырып тамга салына).

9 февральдә Олег Кошевой, Любовь Шевцова, Семён Остапенко, Дмитрий Огурцов, Виктор Субботин Ровеньски шәһәре, Шалтырак урманда атып үтерелә. Үлемгә кадәр барлык яшьгвардиячеләр аяусыз рәвештә газапланалар. Тик 12 яшьгвардияче исән калган.

1943 елның 14 февралендә Краснодон Кызыл Гаскәр тарафыннан азат ителә.

Мәдәнияттә

үзгәртү

Яшьгвардиячеләр батырлыгына берничә китаплар багышланган һәм фильмнар төшерелгән, иң билгеле - А. Фадеев романы буенча "Яшь гвардия" (1948).

Оешманың катнашучылары

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү