Яшьләр көне (Россия)

Яшьләр көне (Россия) — яшьләрнең милли бәйрәме, Россия Федерациясендә 2023 елга кадәр 27 июньдә [1], 2023 елдан — июнь аеның соңгы шимбәсендә билгеләп үтелә[2].

Яшьләр көне
Сурәт
Дәүләт  Россия
Елның көне 27 июнь
 Яшьләр көне Викиҗыентыкта

Бәйрәмнең тарихы 1958 елның 7 февралендә Советлар Союзында башланып китә, ул ССРБ Югары Советы Президиумының «Совет яшьләре көнен билгеләү турында»гы Указы нигезендә июнь аеның соңгы якшәмбесендә уздырыла башлый[3][4].

1993 елның 24 июнендә, ССРБ таркалганнан соң, Россиянең беренче Президенты Б.Н. Ельцин, Россия Федерациясенең яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты һәм Россиянең яшьләр һәм балалар берләшмәләре Милли Советы тәкъдиме белән, 459-рп номерлы «Яшьләр көнен бәйрәм итү турында»гы боерыкнамәсенә кул куя, аның нигезендә бәйрәм 27 июньгә билгеләнә. Россия дәүләте башлыгы боерыгы буенча:

«Россия Федерациясе составындагы республикалар, край, өлкә, автономияле оешмалар, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре башкарма хакимият органнарына, Яшьләр көненә багышланган очрашулар, концертлар, күргәзмәләр, яшьләр сәнгать коллективлары чыгышлары һәм башка акцияләр оештырырга... Россиянең Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгына массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан киң яктырту эшен оештырырга һәм һәм тормышка ашырырга... Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясенә «Россия» каналы аша бәйрәмнең барлык чараларын киң яктыртырга...»[5]

Бәйрәм датасы Борис Ельцин тарафыннан 27 июньгә күчерелсә дә, кайбер шәһәрләрдә төп тантаналар «искечә» июньнең соңгы якшәмбесендә уздырыла, чөнки ул еш кына эш көненә туры килә. Бу көнне бөтен Россия буйлап бәйрәм чаралары, концертлар, викториналар, спорт ярышлары, дискотекалар, конкурслар һәм башка күңел ачу чаралары уздырыла. Белоруссия белән Украинада да яшьләр көннәрен элеккечә, ССРБ чорындагы кебек үк, июньнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр.

Көньяк Осетиядә дә, Россия белән бергә, Яшьләр көне 27 июньдә уздырыла[6].

2022 елда «Росмолодежь» федераль агентлыгы «Яшьләр көне» фестивален оештыра. Анда күренекле йолдызлар чыгыш ясаган концерт мәйданчыгыннан тыш, төрле актив чаралар: мастер-класслар, тематик киңлекләр, проектлар һәм берләшмәләр презентацияләре, оештырыла.

Искәрмәләр

үзгәртү