Яссы мөгезкатлау
Яссы мөгезкатлау сирәк очраган ике яклы патология.
1. Нәселдәнлек төре
• Аутосом-доминатлы төре — патологиянең чагыштырмача җиңел формасы, бу очракта мөгезкатлауның сындыру көче 38-42 дптр-га кадәр кими. • Аутосом-рецессивлы төре күрү үткенлегенең шактый кимүенә китерә, чөнки мөгезкатлауның сындыру көче 25-35 диоп-га кадәр кими.
2. Билгеләре
• Кератометрия буенча мөгезкатлау кәкрелегенең 20-30 дптр-га кадәр сизелерлек кимүе (рәс. 3.20а).
• Гиперметропия, алгы камера сайлыгы һәм ябык почмаклы глаукомага бирешүчәнлек.
3. Бергә булган офтальмологик патология. Микрокорнеа, склерокорнеа, микрофтальм һәм Петерс аномалиясе.
Чыганаклар үзгәртү
Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел