Ярымтаркалу периоды

Ярымтаркалу периоды T½квант механикасы системасының (кисәкчекләр, төшләр, атомнар яки энергетик баскычларның һ.б.) ярты өлешенең таркалу вакыты. Бәйсез кисәкчекләрнең системасында ярымтаркалу периодында таркалмаган кисәкчекләрнең саны 2 тапкырга кими. Бу төшенчә тик экпоненциаль рәвештә таркала торган системалар өчен кулланыла.

Таркалыш экспоненциаль кануны: таркалмаган атомнар саны вакытка бәйлелек
Радиоактив таркалышны күрсәтү, өстәге саннар - ярымтаркалу периодлары саны

Ике ярымтаркалу периодыннан 2T½ соң, башлангыч санының чиреге калачак, 3T½ периодыннан соң — сигездән бер өлеш һ.б.

Таркалмаган кисәкчекләрнең саны ихтималлыгы p:

биредә - вакыт.

Ярымтаркалу периоды, уртача яшәеш вакыты һәм таркалу даимие түбәндәгечә нисбәт белән тасвирланалар:

булганга күрә ярымтаркалу периоды уртача яшәеш вакытыннан 30,7 % та кыскарак була.

Тәҗрибәләрдә ярымтаркалу периоды тикшерелә торган үрнәкнең радиоактивлыгын билгеләнгән вакытлардан үлчәү ярдәмендә исәпләнә: үрнәкнең активлыгы таркалучы матдәнең атомнар санына пропорциональ була, шуңа күрә радиоактив таркалыш канунын кулланып, ярымтаркалу периодын исәпләп була.

Җәдвәлләр үзгәртү

Радиоактивлыкның җәдвәле

 
     Тотрыклы элемент      Радиоактив элемент, аның ярымтаркалу периоды 1 миллион артык елга тигез, кечкенә радиоактивлыгы белән, алар кулланылып була.      Радиоактив элемент, аның ярымтаркалу периоды 500 артык елга тигез, сәламәтлеккә зур булмаган зыян китерә, табышлы оешмаларда чикләнгән кулланылышы рөхсәт ителә.      Куркыныч радиоактив элемент, аның ярымтаркалу периоды бер көнга тигез, кулланылышы хәвефле.      Бик куркыныч радиоактив элемент, аның ярымтаркалу периоды берничә минутага тигез, сәламәтлеккә зур зыян китерә      Үтә радиоактив элемент, бик тиз таркала, тәҗрибәханәдә генә булдырылып була
Ярымтаркалу периоды һәм чагыштырмача радиоактивлык бәйләнеше
Изотоп Ярымтаркалу периоды Чагыштырмача радиоактивлык
131I 8 көн 4.600.000.000.000 Бк/мг
137Cs 30 ел 3.300.000.000 Бк/мг
239Pu 24.110 ел 2.307.900 Бк/мг
235U 703.800.000 ел 80 Бк/мг
238U 4.468.000.000 ел 12 Бк/мг
232Th 14.050.000.000 ел 4 Бк/мг

Әдәбият үзгәртү

  • Яворский Б. М., Детлаф А. А., Лебедев А. К. Справочник по физике. — М.: «ОНИКС», «Мир и Образование», 2006. — 1056 с. — 7 000 экз. — ISBN 5-488-00330-4.
  • Соловьёв В. Г. Теория атомного ядра: Квазичастицы и фононы. — Энергоатомиздат, 1989. — С. 103, 111, 112, 123, 138, 147, 208, 274, 288. — 304 с. — ISBN 5-283-03914-5.
  • Манолов К., Тютюнник В. Биография атома. — М.: Мир, 1984. — 246 с. — 50 000 экз.
  • Griffiths, David J. (1987) Introduction to Elementary Particles, Wiley, John & Sons, Inc. ISBN 0-471-60386-4
  • Lesov A. The Weak Force: From Fermi to Feynman. — Thesis, University of South Carolina, 2009.
  • Bromley D. A. (2000). Gauge Theory of Weak Interactions. Springer. ISBN 3-540-67672-4.
  • Coughlan G. D., Dodd J. E., Gripaios B. M. (2006). The Ideas of Particle Physics: An Introduction for Scientists (3rd ed.). Cambridge University Press. ISBN 978-0-521-67775-2.
  • Cottingham W. N., Greenwood D. A. (1986, 2001). An introduction to nuclear physics (2 ed.). Cambridge University Press. p. 30. ISBN 978-0-521-65733-4.