Якынчалык рефлексы

Якынчалык рефлексы күбрәк дәрәҗәдә синкинезия, ә чын рефлекс түгел һәм карашны ерак әйбердән якынга күчергәндә эшли башлый. Рефлекста аккомодация, конвергенция һәм миоз бергә эшли. Күрү кирәкле шарт түгел, яктылык рефлексы сакланып, якынчалык рефлексы булмаган клиник халәтләр дә юк. Яктылык һәм якынчалык рефлексларының азактагы юллары тәңгәл булуга карамастан (III БМН, керфексыман төен, кыска керфексыман нервлар) якынчалык рефлексының үзәге җитәрлек өйрәнелмәгән. Мөгаен, ике өстөш йогынты бар: маңгай һәм баш арты өлеше. Якынчалык рефлексы үзәге урта мидә претекталь төштән мөгаен вентральрәк урнаша, шуңа күрә компрессион зарарланулар, шулардан пинеалома, вентраль җепселләрне ахырга кадәр саклап (якынчалык рефлексы), яктылык рефлекс эчендә урнашкан күбесенчә дорсаль куелган нейроннарны зарарлый.

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.