Ядкар Габдулла Улы Шакиров (2 гыйнвар 1948,Федосеевка авылы,Лениногорск районы, ТАССР, Россия Федерациясе)—укытучы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы .1998 ел.

Ядкар Шакиров
Туган телдә исем Ядкар Габдулла Улы Шакиров
Туган 2 гыйнвар 1948(1948-01-02) (76 яшь)
ТАССРның Лениногорск районы Федосеевка авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБРоссия Федерациясе
Һөнәре укытучы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы .1998 ел .

Биографиясе үзгәртү

1948 елның 2 гыйнварында Лениногорск районының Федоровка авыл җирлегендә туган. 1970 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган . Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында (1969-1971) математика укытучысы булып эшләгән. 1972 елдан Әлмәттә: 16 нчы урта мәктәптә (1972-78), 4 нче урта мәктәптә (1978-1988), интернат-мәктәптә (1988-98), татар гимназиядә (хәзер 1 нче гимназия) директор булып эшләгән.

Үзенчәлек үзгәртү

Аның турыдан-туры катнашында гимназиядә Р.Фәхреддин исемендәге музее ачылган (1999). Педагогик коллективның һөнәри үсешенә аерым игътибар биргән, эш дәрәҗәсен югары дәрәҗәгә күтәргән, милли уку йортының абруен күтәрүгә ярдәм иткән. Аның җитәкчелегендә гимназия «Ел мәктәбе» шәһәр конкурсында (2005), «Мәгариф» өстенлекле милли проекты кысаларында инновацион белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләре конкурсларында (2006 ел һәм 2007 ел) җиңүче булды (1 млн.сумлык грант алды). Гимназия «Россиянең алдынгы мәгариф учреждениеләре» Милли реестрына кертелгән (2009 ел).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2008 - А.С. Макаренко исемендәге медаль белән бүләкләнгән
  • 1998 - Татарстан Республикасының атказанган укытучысы
  • 1990 - Халык мәгарифе отличнигы
  • 1990 - Хезмәт ветераны

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

1. Кәримова л.З., Исмәгыйлева Ф. Б. «үсештә милли мәгариф» методик кулланмасы, Әлмәт, 2004

2. Шакиров я. Г. «Ризаэддин Фәхреддин исеменә тугры калып»;

3. «Туган тел-рухи хәзинә» методик җыентыгы, Әлмәт, 2006.

Моны да карагыз үзгәртү

Ядкар Габдулла Улы Шакиров