Юрий Соловьёв (онколог)

Соловьев Юрий Николаевич (17 апрель 1928 ел) — ССРБ һәм Россия онкологы, ССРБ Медицина фәннәре академиясе (1991) һәм Россия Фәннәр академиясе академигы (2013).

Биография үзгәртү

1928 елның 17 апрелендә Кострома өлкәсе Чухломский районының Георгий авылында туган.

1953 елда И. В. Сталин исемендәге 2-нче Мәскәү медицина институтын (соңрак — Н. И. Пирогов исемендәге) тәмамлый, аннары институтның ЛОР авырулары кафедрасы каршында ординатурада укый һәм бер үк вакытта өлкән лаборант, ССРБ Сәламәтлек саклау биофизикасы институтында кече гыйльми хезмәткәр булып эшли.

1960 елдан 1963 елга кадәр ССРБ медицина фәннәре академиясенең А. Н. Сысин исемендәге гомуми һәм коммуналь гигиена институтында «Патоморфология» лабораториясенең мөдире булып эшли

1963 елдан алып әлеге көнгә кадәр — ССРБ ФА эксперименталь һәм клиник онкологиянең Гыйльми-тикшеренү институтында (аннары — ССРБ ФА Бөтенсоюз онкология гыйльми үзәге — хәзер онкологиянең Н. Н. Блохин исемендәге Милли медицина гыйльми тикшеренү үзәгендә эшли, кеше шешенең патологик анатомиясе бүлегенең өлкән гыйльми хезмәткәреннән алып фән буенча Үзәкнең директор урынбасарына кадәр юл үтә, 1978 елда терәк-хәрәкәт аппараты шешенең патологик анатомиясе лабораториясен җитәкли.

1981 елдан 1985 елга кадәр ССРБ ФА Бөтенсоюз онкология үзәге канцерогенезы Гыйльми тикшеренү үзәгенең һәм фәннәр буенча Үзәк директоры урынбасары.

1985 елдан 1993нче елга кадәр — кеше шеше патологик бүлеге белән җитәкчелек итә, 1993 елдан әлеге көнгә кадәр — бу бүлекнең төп гыйльми хезмәткәре.

1984 елда ССРБ медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты булып сайлана.

1991 елда ССРБ-ның медицина фәннәре академиясенең академигы

2013 елда РФА академигы.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Эксперименталь һәм клиник онкоморфологияөлкәсендә белгеч.

40 елдан артык патологияне өйрәнүгә, сөякләрнең яман шешен диагностикалауга багышлый.

Радиобиология һәм нур патологиясе өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә, тирә-як мохит факторларының хайваннар организмына йогынтысын комплекслы өйрәнә, әлеге вакытта сөяктә шешләрне һәм яман шешләрне диагностикалау, патогенезы һәм дәвалау мәсьәләләрен өйрәнү белән шөгыльләнә.

Күп еллар Зур медицина энциклопедиясе мөхәрририяте составында «Онкология»һәм «Патологическая анатомия» мөхәрририят бүлегендә гыйльми секретарь булып эшли, медицина энциклопедиясенең 3-нче басмасында берничә мәкаләнең авторы

200-дән артык фәнни хезмәт авторы.

«Архив патологиясе», «The American Surgery Pathology», «Pathology Human» (АКШ) һ. б. фәнни журналларының редколлегия составына керә.

Галимнәр советы составында даими эшли, төрле локализацияле шешләр диагностикасын һәм номенклатурасын эшләү буенча халыкара проектларда катнаша.

1985 елдан РФ Президентының поликлиника белән Үзәк клиник хастаханәсендә штаттан тыш консультант булып тора.

15 елдан артык сөяк шеше терапиясе проблемалары белән шөгыльләнүче белгечләр төркеме белән җитәкчелек итә, АКШ, Франция, Швейцариядә халыкара форумнарда катнаша.

Аның җитәкчелегендә 30 кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклана.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең дәүләт премиясе (төркем составында, 1999 ел) — остеогон саркомасының катнаш дәвалау ысулларын әзерләү һәм клиник практикага керткән өчен[1]
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1998)[2]
  • А. И. Абрикосов исемендәге ССРБ ФА премиясе
  • Н. Н. Пирогов исемендәге премия

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Указ Президента Российской Федерации от 29.09.1999 № 1307 «О присуждении Государственных премий Российской Федерации 1999 года в области науки и техники». kremlin.ru. 2018-11-24 тикшерелгән.
  2. Указ Президента Российской Федерации от 31.05.1998 № 632 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». kremlin.ru. 2018-11-24 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

  • Профиль Юрия Николаевича Соловьева РФА рәсми сайтында