Юрий Сергеев (галим)

Юрий Сергеев (13 май 1944 ел) — совет һәм Россия галиме, медицина хокукы өлкәсендә белгеч, Россия медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты (2004), Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (2014).

Юрий Сергеев
Туган 13 май 1944(1944-05-13) (80 яшь)
Әлма-матер Донецк милли тыйб университеты[d]
Һөнәре фәнни хезмәткәр
Эш бирүче Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d][1]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе

үзгәртү

Юрий Дмитриевич Сергеев 1944 елның 13 маенда туган.

1968 ел — Донецк медицина институтының дәвалау факультетын кызыл дипломга тәмамлый.

1973 елда — югары юридик университет белемен ала (Ростов дәүләт университеты).

1999 елда кандидатлык, ә 2000 елда — яраксыз медицина ярдәме күрсәтү проблемасы һәм аны профилактикалау чаралары, мөһим экспертиза проблемалары һәм медицина хезмәткәрләренең профессиональ законны бозудагы җаваплылыгы буенча докторлык диссертациясе яклый.

2004 елда Россия медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана

2014 ел — РФА әгъза-корреспонденты (Россия Фәннәр академиясына Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясеннән һәм Россия медицина фәннәре академиясеннән берләштерү чикләрендә)

И.М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетында медицина хокуклары кафедрасына нигез салучы һәм аның җитәкчесе (1995 елдан хәзерге көнгә кадәр), МДУ фундаменталь медицина факультетының медицина хокукы профессоры (1996 елдан алып әлеге көнгә кадәр).

Фәнни эшчәнлеге

үзгәртү

Медицина хокукының Россия фәнни мәктәбенә нигез салучы.

370 тән артык фәнни хезмәт авторы, алар арасында монографияләр, 21 дәреслек, кулланмалар, шулар исәбендә студентлар өчен беренче уку дәреслеге (1984 ел) һәм беренче уку әсбабы «Табиб эшчәнлегенең юридик нигезләре» бар (1988).

Аның җитәкчелегендә медицина һәм хокук буенча 20-дән артык кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклана.

Фәнни-оештыру эшчәнлеге

үзгәртү
  • 2000 елда оештырылган медицина хокукы Милли ассоциациясенең президенты;
  • Медицина хокукы Бөтендөнья ассоциациясе директорлар советында беренче (2000) һәм алыштыргысыз вәкиле;
  • ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе карамагындагы биоэтика буенча Россия комитетының вице-рәисе (2006);
  • Көнчыгыш Аурупа илләренең Медицина хокукы ассоциациясенең президенты (2008));
  • Медицина хокукы милли институтының директорлар советы президент-рәисе (2009);
  • Федераль фәнни-гамәли «Медицинское право» журналын оештыручы һәм аның баш мөхәррире (2003).

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • Россия Федерациясенең атказанган юристы (2001)

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Леонидовна Н. А. "Выпускники и наставники": Википедия пополнилась биографиями 27 ростовчан // Большой Ростов — 2020.

Сылтамалар

үзгәртү