Мохтаров Юныс Хамәтьяр улы

      Еллар бер - бер артлы үтә тора. Узган һәр ел безне 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра. Шул уңайдан сезнең игътибарыгызга авылдашыбыз , Бөек Ватан сугышында катнашкан Мохтаров Юныс Хамәтьяр улы турында язма тәкъдим итәм.
      Юныс Хамәтьяр улы 1921 нче елның 10 нчы июлендә  Татарстан республикасы Алексеевск районы (элек Биләр) Урманасты Шынталысы авылында тырыш, тату гаиләне тулыландырып 5 нче бала булып дөньяга килә. Эшчән малай 7-8 яшләрендә үк тормыш арбасына җигелеп, бабасы белән бергәләп үгез җигеп җир сукалашкан, урман кисү эшләрен башкарган. Дүртенче классны тәмамлау белән колхоз эшенә ныклап алынган.
    1941 нче елның 9 нчы маенда ул хәрби хезмәткә алына. Шул ук елның 22 нче июнендә фашист илбасарлары, илебез күген кара кайгыга батырып, канкойгыч сугыш башлап җибәрә. Юныс Хамәтьяр улы Ульяновскидагы танк училищесына укырга җибәрелә, 3 айдан соң аларны  дивизиягә берләштерәләр. Корилье-Финский республикасында оештырылган чаңгычылар батальонына озаталар, анда 4 ай буена Онежск күле,  Медвежьегорск шәһәре тирәсендә оборонада торалар. Аннан соң яңадан Мәскәү астына – Волоколамск шәһәренә алып кайталар. Анда тагын дивизиягә берләштерәләр,  атлы артиллериядә хезмәт итә: ат өстендә пушка тартып йөри. Сталинград өчен барган сугышта оборонада торалар һәм шәһәрне фашистлардан азат итәләр. Сугыш юлы дәвам итә, Ковель шәһәрен алганда,  пилоткасын немец пулясы тишеп утә, бәхетенә каршы,  сәламәтлегенә зур зыян килми, ә атының муенына пуля тиеп аты шунда үлеп кала. Кыю сугышчы разведкага баргач немец офицерын кулга алып частькә алып кайта.
     Аннан соң Польшага, Варшавага озаталар. 1944 елда Польшаны азат иткәннән соң Берлинга юл алалар. Җиңүне Берлинда каршылый. 
     Сугыш тәмамланганнан соң да Юныс Хамәтьяр улына тагын бер ел буе хезмәтен дәвам итәргә туры килә. 1946 елның май аенда исән-сау туган авылына әйләнеп кайта. Мөслимә исемле чибәр кыз белән тормыш корып җибәрәләр һәм 5 бала тәрбияләп үстерәләр, барысын да укыталар, якты тормыш юлына озаталар . Пенсиягә чыкканчы күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә эшли, күп еллар бригадир вазыйфаларын башкара, үзенең оста оештыручы икәнен күрсәтә.1995 нче елда 74 яшендә вафат була.
  Бүләкләре: Кызыл Йолдыз ордены
 III дәрәҗә Дан ордены  
 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены (1985)
Сугышчан медальләр:

"Сталинградны саклаган өчен", "Берлинны алган өчен", " Варшаваны азат иткән өчен” Җиңү алып кайткан авылдашларыбыз белән горурланабыз! Сез һәрчак безнең хәтердә!