Юлия Абдреева, Юлия Иван кызы Абдреева (1974 елның 4 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары. Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2009).

Юлия Абдреева
Туган 4 август 1974(1974-08-04) (49 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Ватандашлыгы Русия Русия
Һөнәре дәүләт эшлеклесе
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган икътисадчысы - 2009

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1974 елның 4 августында туган.

1 сентябрь 1991 — 22 июнь 1995 — Казан финанс-икътисад институтында уку.

10 июль 1995 — 13 май1997 — Казгорфинуправление бюджет бүлегендә әйдәп баручы белгеч.

14 май 1997 — 24 июнь 2001 — социаль өлкә һәм хокук саклау органнарының финанслау бүлеге баш икътисадчысы.

25 июнь 2001 — 2 декабрь 2001 — социаль өлкә һәм хокук саклау органнарының финанслау бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы.

3 декабрь 2001 — 30 ноябрь 2003 — бюджет бүлеге җитәкчесе урынбасары.

1 декабрь 2003 — 31 май 2006 — сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм хокук саклау финанслау бүлеге җитәкчесе.

1 июнь 2006 — 21 гыйнвар 2007 — социаль өлкә һәм хокук саклау органнары финанслау бүлеге җитәкчесе.

22 гыйнвар 2007 — 3 май 2009 — социаль өлкәдә һәм фәндә бюджет сәясәте бүлеге җитәкчесе.

4 май 2009 — 8 ноябрь 2011 — бюджет өлкәсе тармакларында бюджет сәясәте бүлеге җитәкчесе.

9 ноябрь 2011 — 27 июнь 2012 — социаль-мәдәни өлкәдә бюджет сәясәте бүлеге җитәкчесе.

2012 елның июненнән — Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары.

2014 елның 30 декабреннән — Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары[1].

Бүләкләре үзгәртү

  • «Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» (2005) медале, РФ финанс Министрлыгының «Финанс эше отличнигы» (2005) күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
  • 2007 елда ТР Президенты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәт хатлары тапшырылган.
  • 2009 елда «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» исеме бирелгән[1].

Гаиләсе үзгәртү

Кияүдә, ике кыз тәрбияли[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү