Эшмәкәрлек сәләтләре

Викибирелмәләрдә элемент юк
Төп мәкалә: Эшмәкәрлек

Эшмәкәрлек сәләтләре — иң зур файда ясау өчен, сатып алучыларга кайсы товарларны уңышлырак тәкъдим итеп булуын яки инде булган товарларны җитештерүнең нинди технологияләрен кертергә кирәклеген дөрес бәяли белү, тәвәккәллек, ягъни туплаган акчасын яңа коммерция проектына салудан һәм ул проектны тормышка ашыруга киткән көч, вакыт әрәмгә узуыннан курыкмау яки җәмгыятькә кирәкле байлык-муллыкны булдыру өчен, башка җитештерү факторларын уңышлы куллануны көйләү.[1]

Эшмәкәрлек сәләтләренең хезмәттән ни белән аерылуы беренче карашка аңлашылмаска да мөмкин, чөнки бизнесны оештырган кеше —эшмәкәр үзе дә яллаган хезмәткәрләре белән иңгә-иң эшли һәм алар эшенең бернинди дә аермасы юк кебек. Әмма бу аерма бар һәм ул шактый зур: ялланып эшләүче хезмәткәр бары тик милекче-эшмәкәр кушканны гына эшли һәм хәзер үзе башкарырга тиешле эш өчен генә җавап бирә.

Ә эшмәкәр исә, үз сәләтләренә таянып, фирмасында нәрсә, күпме һәм ничек җитештерелергә тиешлеген хәл итә. Алай гына да түгел, аның карарлары киләчәккә юнәлгән була, ә бу исә алдан күрә белүне, нинди бәягә һәм күпме сата алачагын чамалауны таләп итә. Нәкъ әнә шушы булдыклылыкны истә тотып, икътисадчылар эшмәкәрлек сәләтләре турында җитештерүнең аерым үзенчәлекле факторы буларак сөйлиләр.

Әдәбият

үзгәртү
  • Производительность труда // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Лев Николаевич Толстой, XVII, Так что же нам делать?.
  • Блауг М. Спрос на факторы производства // Экономическая мысль в ретроспективе = Economic Theory in Retrospect. — М.: Дело, 1994. — С. 395—408. — XVII, 627 с. — ISBN 5-86461-151-4.
  • Друкер П. Эффективное управление. Экономические задачи и оптимальные решения. М.: ФАИР-Пресс, 1988
  • Станковская И. К., Стрелец И. А. Экономическая теория для бизнес-школ: учебник. — М.: Эксмо, 2005.
  • Сычев Н. В. Политическая экономия. Курс лекций. — М.: ИКФ «Экмос», 2002. 384 с.
  1. Макконнелл К. Р., Брю С. Л. Экономикс: принципы, проблемы и политика : [рус.] = Economics: Principles, Problems, and Policies. — М. : Республика, 1992. — Т. 2. — С. 398, 394. — ISBN 5-250-01486-0.