Эпителий үсеп кергәндә глаукома

Патогенез үзгәртү

Эпителий үсеп керү күзнең алгы бүлеге хирургиясендә яки җәрәхәтендә сирәк һәм була алган өзлегүләрнең куркынычы санала. Конъюнктива яки мөгезкатлау эпителие җәрәхәт тишеге аша кереп күзнең алгы бүлегендә кистоз яки таралган пролиферациягә китерә. Пролиферациянең таралган варианты мөгезкатлау эндотелие, трабекула, төсле катлау яки керфексыман җисемдә эпителиаль күзәнәкләр таралышы белән сыйфатлана (рәс. 13.42а), бу эпителиаль кисталар ясалуы урынына икенчел глаукома ясалышына еш китерә. КЭБ арту сәбәбе моңарчы барлыкка килгән гониосинехияләр, трабекуляр өлкә үзгәрешләре, формалашкан эпителиаль мембрана һәм/яки купкан эпителиаль һәм ялкынсыну күзәнәкләр белән трабекулалар тыгылу катнашмасы санала.

Ачыклау үзгәртү

• Сүлпән барышлы операциядән соң увеит.

• Кисем өлкәсендә пыяласыман җисемнең алгы бүлекләрендә һәм мөгезкатлауның арткы өслеге буенча тигезсез чикле ачык мембрана булу белән таралган эпителизация.

• Бәбәк деформациясе.

Дәвалау үзгәртү

Дәвалау эпителий үсеп керүе кабатлануын булдырмауга яки эпителиаль кисталарының киләчәктә авыр глаукома формасы үсү белән таралган эпителизациясенә яңадан үсеп чыгуын булдырмауга юнәлгән.

1. Астагы төсле катлау, керфексыман җисемнең pars plicata өлеше, күз агының бөтен катламнары һәм барышка җәлеп ителгән мөгезкатлау белән бергә трабекуляр бикләнүне кисеп алу. Ясалган кимчелекне гомосклера белән ябалар. Төсле катлауның зарарланган өлкәсен аргонлы лазер белән коагуляция урыны агарганга кадәр коагуляциялиләр.

2. Криотерапияне мөгезкатлауның арткы өслеге, АПК өлкәсе һәм керфексыман җисем буенча эпителий таралышын булдырмау өчен транссклераль үткәрәләр. Тирә-яктагы тукымалар зарарлануын булдырмау өчен күз эченә һава кертәләр.

3. Фильтрлаучы ясалма дренажларны эпителийның киң колачлы үсеп керүе, дәвалауга җавап бирмәгән һәм хирургик кисеп алу үткәрү мөмкинлеге булмаган глаукомада кулланалар.

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.