Эпителиаль меланоз
Беренчел
үзгәртүКонъюнктиваль (расага бәйле) эпителиаль меланоз — ямансыз ясалу, еш кара тәнле кешеләрдә очрый һәм меланин арту белән сыйфатлана. Гадәттә ике яклы, ләкин күренеш киеренкелеге тәңгәл булмаска мөмкин.
1. Гомернең беренче елларында билгеләнә. Башлангыч җенси җитлегү чорында меланоз даимига әйләнә.
2. Билгеләре
• Конъюнктива буенча таралган, яссы тимгелле көрән төстәге пигментация чыганаклары, ләкин лимб өлкәсендә киеренкерәк (рәс. 8.30а).
• Ясалулар алгы цилиар артерияләр тармаклары тишүче өлкәләрендә яки интрасклераль нерв күз агын тишкән өлкә тирәсендә киеренкерәк була ала.
• Лимб янындагы пигментация мөгезкатлауның периферия өлкәсенә тарала ала.
• Биомикроскопиядә пигментация конъюнктиваль эпителий чигендә билгеләнә, шуңа күрә күз алмасы өслеге буенча җиңел күченә.
Икенчел
үзгәртү1. Бизәнү тушының утырмалары гадәттә аскы гөмбәздә җыела (рәс. 8.31а).
2. Адренохромлы утырмалар — пигментның тарзаль конъюнктива яки гөмбәздә зур булмаган туплануы, алар глаукомада адреналин тамчыларын озак куллану белән бәйле (рәс. 8.31б).
Чыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.