Эпидидимит — күкәй өстәлмәсе ялкынсынуы ул. Өстәлмә ир-атта репродуктив системаның бер өлеше булып тора һәм бөтерелгән спираль кебек һәр күкәйнең арткы өслегенә урнашкан. Еш кына эпидидимит бәвел юлы ялкынсыну (уретрит) һәм мәни бизе ялкынсыну (простатит) фонында барлыкка килә. Кайвакыт грипп, ангина яки башка инфекцион авырулар катлаулануы булып тора. Эпидидимит барлыкка килүгә күкәй янчыгы, бот арасы травмасы, шулай ук бәвел чыгару процессына зыян салган мәни бизе аденомасы сәбәпче булырга мөмкин.

Эпидидимит
Сурәт
Саклык белгечлеге сидекбелем[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару цефтриаксон[d][1], Офлоксацин[d][1], Ципрофлоксацин[d][2] һәм levofloxacin hemihydrate[d][2]
ICPC 2 идентификаторы Y74
NCI Thesaurus идентификаторы C12328
 Эпидидимит Викиҗыентыкта

Гадәттә авыру актив җенси тормыш алып бара торган яшь ир-атларда, кайвакыт 60 яшьтән узган олы яшьтәге кешеләрдә дә очрый. Кагыйдә буларак, эпидидимит күкәй өстәмәсендә авырту барлыкка килүдән баш­ ланып китә. Авырту бот арасына да таралырга мөмкин. Бу вакыт өстәлмә зурая һәм тыгызланып китә. Моннан кала күкәй янчыгы шешә, ялкынсыну булган урында тире кызарып чыга. Авыруның гомуми хәле начарлана, аны хәлсезлек чолгап ала, температурасы күтәрелә.

Эпидидимитның беренче билгеләре сизелү белән, урологка күренергә 5 кирәк. Вакытында чарасын күрмәсәң, өстәлмәдә барган ялкынсыну процессы үлекләргә мөмкин. Бу очракта авыруны хирурглар катнашы белән дәваларга туры киләчәк. Зарарланган өстәлмә ярып ачыла һәм үлекле шешкә дренаж куела, ә кайвакыт өстәлмәне кисеп алырга да туры килә. Дәвалау тиешенчә булмаганда, кискен чирнең хроник формага күчү очраклары билгеле. Ялкынсыну процессы кайчак күкәйлеккә күчеп, күкәй ялкынсынуына (орхит) китерә. Ә бу үз чиратында репродуктив функция бозылуга сәбәп булырга мөмкин.

Кайвакыт хроник эпидидимит үзенчәлекле инфекцион авырулар вакы­ тында, мәсәлән, туберкулез авыруы тәэсирендә барлыкка килә. Бу очракта инфекция кан белән керә. Кискен авыру вакытындагы кебек, күкәйдә авырту (бигрәк тә йөргән вакытта) барлыкка килү белән сиздерә. Чир азып киткән периодта, кагыйдә буларак, авыруларның температурасы күтәрелә. Эпидидимитның тагын бер үзенчәлеге—өстәлмәләрнең ике яклы зарарлаган булуы, бу очракта чир кысырлыкка китерүе белән куркыныч.

Авыруны ничек дәваларга соң? Иң беренче — ятак режимын саклау.

Күкәй янчыгында авырту булдырмас өчен, аны кузгалмаслык уңайлы югары торыш бирү шарт. Бу төрелгән яулык яки тастымал ярдәмендә башкарыла. Башлангыч чорда күкәй янчыгына салкын комресс куярга киңәш ителә, ул авыртуны киметергә дә ярдәм итәчәк. Организм чир белән көрәшсен өчен, диета саклау таләп ителә. Ашау рационыннан майлы, әче ризыкларны чыгару шарт. Дарулар мәсьәләсенә килгәндә, белгечләр антибиотиклар, ферментлы дарулар һәм шешне киметүче препаратлар, ’ витаминнар билгелиләр. Үтә көчле ялкынсыну процессы үткәннән соң, физиотерапия процедураларын (җылы) уздыру файдалы.

Шунысын да әйтергә кирәк, чирнең хроник формасын консерватив . дәвалау кискен эпидидимитны дәвалаган кебек алып барыла, тик башлыча физио терапия ысуллары белән урынлы дәва алып баруга өстенлек бирелә. Әгәр консерватив дәва нәтиҗә бирмәсә, авыруны хирурглар дәвалый. Эпидидимитның профилактикасы турында берничә сүз. Очраклы җенси бәйләнешләрдән сакланырга кирәк, чөнки алар сидек-җенес системасы авыруларының сәбәпчесе булырга мөмкин. Әгәр уретрит яки простатиттан интексәгез, табиб күзәтүе астында булып, беренче чиратта аларны дәвалау шарт. Бу шулай ук грипп һәм башка төр инфекцион авыруларга да кагыла.

Чыныгу, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, иммунитетны ныгытуга булышлык итүче дөрес туклану эпидидимиттан сакланырга ярдәм итә.

Искәрмәләр үзгәртү