Эпибульбар хористома

Хористома — гадәти тукыманың аңа гадәти булмаган урынга таралып үсүе. Ике вариантта була: (а) тыгыз дермоид, (б) дерматолипома.

Эпибульбар хористома
Саклык белгечлеге патология һәм медицина генетикасы[d]
 Эпибульбар хористома Викиҗыентыкта

Тыгыз дермоид үзгәртү

1. Гистология. Дермоид яссы кабырчыклы эпителий белән капланган, тире кисәкләреннән торган коллаген тупланмасыннан гыйбарәт.

2. Башлангыч балачакта билгеләнә.

3. Билгеләре

• Күбесенчә лимбның аскы чигә өлкәсендә урнашкан шома, йомшак, саргылт, субконъюнктиваль ясалу. (рәс. 15.3а).

• Кайчакта зарарлану өлкәсе зур була һәм асылда бөтен лимб әйләнәсен чолгап ала (катлаулы хористома — рәс. 15.3б).

4. Дәвалау матурлык максаты, хроник ярсыту, мөгезкатлау деформациясе булганда һәм барыш күрү күчәренә таралганда күрсәтелә. Зур булмаганда эксцизия үткәрәләр, зур ясалуларны кисеп алу катлы мөгезкатлау яки күз агын күчереп утыртуын таләп итәргә мөмкин.

5. Системалы чирләр. Гольденхар синдромы (рәс. 15.3в), Тричер Коллинз синдромы (сирәгрәк) һәм Ядассон майлы невус синдромы.

Дерматолипома үзгәртү

Дерматолипома тыгыз дермоид кебек, әмма анда майлы тукыма бар.

1. Җитлеккән яшьтә билгеләнә.

2. Билгеләре. Күбесенчә тышкы ябышма өлкәсендә урнашкан йомшак хәрәкәтчән субконъюнктиваль ясалу (рәс. 15.4).

3. Дәвалау. Хирургик катнашуны үткәрмәү яхшырак, чөнки ул чагылган җөйләнү, птоз, күзләр корылыгы үсеше һәм күз алмасы хәрәкәтчәнлеге бозылу белән кискенләшә ала. Әмма чагылган косметик кимчелектә ясалуның алгы өлешен кисеп алу хәрәкәтчәнлек чикләнүгә китермичә нәтиҗә бирә ала.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.