Эпиблефарон Азиянең төп халкында бик еш очрый һәм аны сирәк очраган тумыштагы кабак бөгелүе белән бутарга ярамый.

1. Билгеләре

• Кабакларның алгы кырые буенча тиренең өстәмә ятма җыерчыгы һәм керфекләрнең асма юнәлеше, аеруча кабакның эчке өлешендә. (рәс. 3.4а, б).

• Тире җыерчыгын аска тартканда керфекләр һәм кабак кырые гадәти торышны ала (рәс. 3.4в).

2. Күпчелек очракта дәвалау таләп ителми, чөнки эпиблефарон үз-үзеннән вакыт белән юкка чыга. Нык очракларны тире белән мускул буен кисеп тире җыерчыгын кимерчәк тәлинкәсенә беркетеп төзәтәләр (Һотц операциясе - рәс. 3.4г, д, е).

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.