Эндокардит

Эндокард — йөрәк куышлыгын эчтән каплаучы һәм клапан капкачлары булып хезмәт итүче сүрү. Септик (черетүче дигән мәгънә белдерә) эндокардит (эндокард ялкынсынуы) дип эндокардның һәм йөрәк клапаннарының җәрәхәтләнеп бозылуын атыйлар.

Эндокардит
Сурәт
Саклык белгечлеге кардиология һәм инфекцион авырулар
Симптомнар ялкынсыну[1]
Дәвалануда кулланыла торган дару Амикацин[d][2] һәм Гентамицин[2]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/endocarditis[3]
ICD-9-CM 421.9[1][4] һәм 424.99[4]
NCI Thesaurus идентификаторы C34582[1] һәм C35432[1]
Commons-logo.svg Эндокардит Викиҗыентыкта

Септик эндокардит төрле микроблар тәэсирендә барлыкка килергә мөмкин, еш кына алар инфекция учагыннан канга күчеп организмда бактеримия (канда бактерияләр булу) халәтен тудыра. Бактерияләрнең ничек эндокардка урнашуы төгәл ачыкланмаган әле, ләкин аларның сәламәт эндокардка тукталып кала алмавы тәгаен билгеле.

Шулай да кайбер инфекцион авырулар вакытында бактеримия күренеше булса да, септик эндокардит авыруы барлыкка килми. Шунлыктан организмның реактивлыгы (тере организмның әйләнә-тирә йогынтысына ничек тә булса җавап бирү үзенчәлеге) үзгәрү, аз вирулентлы авыру кузгатучы ( аутоиммун процессның үзенә бер төрле гиперергик реакция бирүдә зур роль уйнавы авырып китүнең сәбәбе дип исәпләнә. Моның өстенә эндокард эндотелиендә (кан яки лимфа тамырларының эчке катлавы), аерым алганда клапан аппаратында җимерелгән урыннар булуы игътибарга лаек. Авыру барышында үтә көчле (кискен сепсисның үзен сиздерүе) һәм дәвамлы үтә көчле септик эндокардит авыруларының булуы күзәтелә.

Дәвамлы үтә көчле септик эндокардитка күп вакыт стрептококк, сирәгрәк — энтерококк, ак яки алтын стафилококк микроблары китерә. Кайвакытта чир 3 ревматизм авыруыннан бозылган клапаннарда һәм тумыштан зәгыйфь йөрәктә барлыкка килә. Йөрәк зәгыйфьлеге булган очракта, клапаннарда кечкенә генә (микротравмалар) барлыкка килү нәтиҗәсендә, кан йөреше клапан капкачларының һәм эндокардның үзгәрүенә китерә дип уйлыйлар. Авыруның барлыкка килүенә шулай ук иммунитетның көчсезлеге дә бер сәбәп. Күп очракта токсемия (канда агулы матдәләр булу) һәм бактеримия чирнең симптомнары булып тора. Авырулар хәлсезлеккә, тиз аруга, тын бетүгә зарланалар. Башлангыч чорда тән температурасы 37,5-37,8 градус а, булса, кайвакыт ул 39 градустан югары күтәрелә.

Сирәгрәк ремиттапияле (авыру симптомнарының вакыт-вакыт йомшаруы белән билгеләнә торган этабы) даими булмаган бизгәк булып ала. Калтырану һәм күп тир бүленеп чыгу интектерә. Азканлылык аркасында тире һәм күренеп торган лайлалы тышчалар ак төстә була, монда аорта клапаннары зәгыйфьлегенең дә «өлеше» бар. Кайвакыт тире сары йә соры төс ала. Тиредә, авыз эчендә 5 бигрәк тә йомшак, каты аңкауда, конъюнктивада кан сауган участоклар барлыкка килә. Талак мезенхимасына септик процесс тәэсир иткәнлектән, аның зураюы күзәтелә. Учаклы гломерулонефрит (ике бөер йомгакчыгы да ялкынсынуы) сидеккә кан һәм аксым чыгуы белән характерлана. Сирәгрәк диффузлы гломерулонефрит авыруы барлыкка килә. Дәвамлы үтә көчле септик эндокардит өчен гипохромлы (эритроцитларның гемоглобинга туенып җитмәве) азканлылык булуы характерлы, чөнки бу авыру вакытында кызыл кан тәнчекләре гемолиз (эритроцитлар таркалып, гемоглобинның сүлгә чыгуы) көчәеп китә.

Авыруны дәвалау тәҗрибәле табиблар тарафыннан уздырылырга тиеш.

Бу вакытта антибиотиклар, витаминнар һәм организмны ныгыта торган чаралар кулланыла.

ИскәрмәләрҮзгәртү