Облитерацияле эндартериит — артерияләрнең эчке тышчасы ялкынсыну ул. Күп вакытта аскы очлык артерияләрнең тишеме тараю, тромбоз һәм кан әйләнеше бозылып, кайбер очракта ишемик некрозга (артериаль кан­ атымы акрынаю яисә аның туктавы нәтиҗәсендә тәннең бер өлешендә әгъза яисә тукымада кан белән тәэмин ителеш кимү) китерүе белән характерлана. Күбесенчә авыру 20-40 яшьтә башлана, ләкин сирәк кенә 15-16 яшьтә дә, өлкән яшьтәге кешеләрдә очрый, бу авырудан күбесенчә ир-атлар интегә. Процесс гадәттә табан һәм балтыр артерияләрендә күзәтелә. Кагыйдә буларак, зарарлану симметрияле була.

Эндартериит
 Эндартериит Викиҗыентыкта

Облитерацияле эндартериит барлыкка килү аллергиягә, нерв авыруларына, эндокрин, гормональ авыруларга бәйле дигән теорияләр бар. Тәмәке тарту, дымлы салкын һавада еш булу авыру куркынычы белән яный. Очлыкларда вак һәм уртача зурлыктагы артерияләр томаланып, тишемнәре тараю нәтиҗәсендә, кан йөреше үзгәрә. Бу очракта артерияләрнең эчке тышчасы үсеп тромбоз барлыкка килүе билгеле. Кайвакыт артерияләрне озатучы веналарда тромбоз барлыкка килүе дә күзәтелә. Нерв баганалары икенчел нерв ялкынсынуы белән зарарлана. Тамырлар янында тыгыз җөйләр ясала.

Томаланган участоклар 2 см дан 20 см га кадәр зурлыкта булырга мөмкин.

Үткәрүчәнлек бозылган урыннан читтә ян юллар барлыкка килә. Шулай ук төп (магистраль) һәм ян тамырларның спазмы күзәтелергә мөмкин.

Аскы очлыкларның ишемиясе авырту синдромы никадәр көчле булуга нигезләнгән. Авыруның беренче стадиясендә балтыр мускулларында авырту 1 км ара узганнан соң барлыкка килә. II А стадиядә сырхау 200 метр араны авыртусыз, ә IIБ стадиясендә гади адымнар белән 200 метрдан ким араны узарга мөмкин. III стадиядә авырту тыныч вакытта яки 25 метр араны узганда барлыкка килә. IV стадиядә аскы очлыкларда җәрәхәтле- некротик үзгәрешләр күзгә ташлана.

Бу авыру вакытында еш күзәтелә торган симптом — кабатланып торучы аксаклык. Тыныч вакытта авыртулар һәм тукымаларда төзәлми торган җәрәхәтләр барлыкка килергә мөмкин. Аскы очлыкларның төп артерия­ ләрендә пульс сизелми башлый. Башка симптомнары: чәч коелу, тырнак пластинкаларының үзгәрүе, зарарланган аякта мускуллар атрофиясе, аякны күтәргәндә аның агаруы, төшергәндә кызаруы.

Диагноз кую өчен, электротермометр белән температураны үлчәү, тамыр­ ларда кан агымын, артериаль осцилография ясап биоэлектрик активлыкны тикшерү, капилляроскоп белән кан тамыры тукымаларын, капиллярларны, күләмле сфигмография белән кан әйләнешен, рентген нурлары ярдәмендә кан тамырларын тикшерү, сүрәтне цифрлы эшкәртә торган артериаль ангиография кебек махсус тикшерүләр уздырылырга мөмкин.

Дәвалау процессында тәмәке тартуны ташлау мөһим мәсьәлә булып тора. Дарулар белән дәвалау спазмолитик чаралар, ганглиоблокаторлар, никотин кислотасы, витаминнар, антигистамин препаратлар билгеләүдән гыйбарәт. Очлыкларның III һәм IV ишемия стадиясендә ампутация ясау дәрәҗәсенә җиткермәү өчен, артерия аша алпростадил кертелергә мөмкин.

Физиотерапия диадинамик токлар белән бил өлкәсенә диатермокоагуляция ясаудан, барокамерада югары яки түбән атмосфера басымы булдырып дәвалаудан (баротерапия), минераль су яки ләм белән дәвалаудан (бальнео- терапия) гыйбарәт.

Консерватив дәва алып барып та, тыныч вакытта көчле авыртулар, аксак­ лык кабатланып торса, хирургик ысулларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Әгәр гангрена барлыкка килсә, очлыкка ампутация ясыйлар. Комлекслы дәва алып барганда процесс акрыная, тик күп очракта тулысынча савыгуга ирешү бик авыр.

Искәрмәләр үзгәртү