Элерс-Данлос синдромы

Элерс-Данлос синдромы (күзнең склерозлы) — проколлагенлизилгидроксилаза булмавы белән бәйле коллаген патологиясе белән сыйфатланган сирәк, гадәттә аутосом-рецессивлы чир. Чирнең 9 астибы бар, ләкин 6 һәм 4 тибына (сирәк) күз зарарлану хас.

Элерс-Данлос синдромы
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Edvard Ehlers[d] һәм Henri-Alexandre Danlos[d]
Зыян китерә соединительная ткань[d]
Саклык белгечлеге медицина генетикасы[d]
Симптомнар Гиперэластичность кожи[d][1] һәм joint hypermobility[d][2]
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы nanbyou.or.jp/entry/4801(яп.)[3]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 45 585
ICD-9-CM 756.83[4]
ICPC 2 идентификаторы L82
NCI Thesaurus идентификаторы C34568[4]
 Элерс-Данлос синдромы Викиҗыентыкта

1. Тире юка һәм гиперсыгылмалы һәм папирос кәгазенә охшаш (рәс. 24.10а). Җиңел зарарлану, җөйләнү белән әкрен төзәлү хас (рәс. 24.10б).

2. Буыннар. Артык хәрәкәтлек, бәйләвеч аппараты көчсезлеге (рәс. 24.10в) гадәти каймыгу, еш егылу, гидроатрозлар, тез һәм терсәк буыннары өстендә ясалма шешләр ясалуга китерә ала.

3. Йөрәк-тамыр системасы. Геморрагияле диатезлар, аневризма катламлануы, эре кан тамырларының үзлегеннән ертылуы һәм митраль каплавыч пролапсы.

4. Башка системалы күренешләренә сколиоз, диафрагмаль бүсерләр һәм ашказаны-эчәклек һәм сулыш юллары дивертикулезы керә.

5. Офтальмологик күренешләре

а) еш: тышчаларның уалучанлыгы белән җәрәхәтләргә югары бирелүчәнлек, югары миопия, челтәркатлау кубарылу һәм кератоконус;

б) еш булмаган: эпикантус, микрокорнеа, зәңгәр күз аклары, ясмык эктопиясе һәм ангиоидлы сырлар.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.