Эклингҗи ул көнбатыш Һиндстанда, Раджастханда Удайпур районында урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе. Эклингҗи Мевар Патшалыгының төп Илаһы һәм Маһарананың Дэван буларак Илаһы булып тора.

Гыйбадәтханә
Эклинҗи Харихара Гыйбадәтханәсе
Төбәк / район Һиндстан, Раджастхан, Удайпур районы, Кайлаш Пури
Дин Шри Эклингҗи Илаһына табыну
Төзелеш еллары ???—8-енче гасыр

Тарихы

үзгәртү

15-енче гасыр тексты Экалинга Маһатмья буенча Эклингҗида баштагы гыйбадәтханә 8-енче гасыр хөкемдары Баппа Равал тарафыннан төзелгән булган.[1] Башта булган гыйбадәтханә һәм Виграһа (поты) Дәлһи Солтанлыгы хөкемдарлары бәреп керүләре вакытында җимерелгән булган. Иң борынгы сакланып калган пот Хаммир Сингһ (14-енче гасырда) корылган булган, ул төп гыйбадәтханәнең киң янә төзекләндерүен алып барган. Рана Кумбһа (15-енче гасыр) гыйбадәтханәне Вишну гыйбадәтханәсен төзүенә өстәп төзегән. Аның 1460 ел язмасы аны "Эклингның шәхси хезмәтчесе" дип тасвирлый.[2] 15-енче гасыр ахырында Малва Солтанлыгының Гһиятһ Шаһ Мэварга һөҗүм иткән һәм Экинҗины талаган. Кумбһаның улы Рана Раймал (як. 1473–1509) аны тар-мар иткән һәм әсир иткән һәм азат итүе өчен акча алган. Алган акчасына Раймал гыйбадәтханә комплексының соңгы төп төзекләндерүенең яклаучысы булган һәм төп гыйбадәтханәдә хәзерге муртины (потны) куйган.[2] Башта гыйбадәтханә Пашупата сектасына караган һәм шуннан соң Натх сектасы карамагында булган. 16-ынчы гасырда ул Рамананди Сампрадайя идарәсе астында булган.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү