Эклампсия — йөклелекнең соңгы чорында була торган токсикозның авыр формасы. Нефропатия (бөердә була торган кайбер авыруларның гомуми аталышы) белән авырганда (сирәк очракларда—авырмаганда да), кискен диффузлы гломерулонефрит, шулай ук хроник гломерулонефрит авыруының активлашу чорында күзәтелә. Эклампсия авыруының го­ муми барышы һәм тәмамлануы ми тартмасындагы басым күтәрелү, ми тукымаларының шешенүе, баш миендәге вак артерияләрнең, артериолаларның һәм капиллярларның спазматик рәвештә тараюыннан чыгып билгеләнә. Гадәттә эклампсиянең башланып китүе шешенүләр сизелерлек дәрәҗәгә җитеп, кан басымының күтәрелгән вакытына туры килә. Өянәкне артык тозлы ризыклар ашау һәм сыеклыкны артык күп эчү дә башлап җибәрергә мөмкин.

Эклампсия
Сурәт
Саклык белгечлеге акушерство[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару нитроглицерин[d][1]
ICD-9-CM 642.64[2]
NCI Thesaurus идентификаторы C87167[3]
 Эклампсия Викиҗыентыкта

Хәлсезлек, йокыга тарту еш кына эклампсиянең беренче билгеләре булып тора. Бераздан бик көчле баш авырту, косасы килү, кыска вакыт эчендә күз күреме начарлану, сөйләшеп булмау, аң томалану, артериаль кан басымының бик тиз арада югары күрсәткечләргә күтәрелүе, вакытлы һәм алышынучан паралич барлыкка килү бу куркыныч авыру килеп чыгуын күрсәтә. Көзән җыеру бик каты итеп кычкыргач, йә бик тирән итеп сулаганнан соң башланып китәргә мөмкин. Ул тоник тартылышлардан башланып, 0,5-1,5 минуттан клоник көзән җыеруга әйләнә. Авыруның йөзе күгәреп чыга, муендагы веналар кабара, күзләр читкә кыйшая, йә югарыга таба акайган хәлдә карап кала, яктылыкка реакция ясамыйлар, күз алмалары каты хәлдә була, телләр читкә чыгарылып тешләнергә мөмкин, авыздан күбек чыга.

Пульс киеренке, артериаль кан басымы югары, өянәкләр еш кабатланып торса, температура да күтәрелә. Сирәк кенә ирексез дефекация (эчәклектән рефлектор рәвештә тизәк чыгу) һәм ирексез сию күзәтелә.

Гадәттә, бөер эклампсиясе өянәге берничә минут дәвам итә, сирәк кенә бер-бер артлы 2-3 өянәк булып, ул озаккарак та сузылырга мөмкин. Өянәк беткәч, авыру бераз тынычлана, күпмедер вакыт миңгерәүләнгән хәлдә кала һәм бераздан аңына килә. Аңга килгәннән соң, кайвакыт амавроз (сукыраеп тору) һәм афазия (сөйләм бозылу) күзәтелә.

Болар эклампсия өянәгенең классик картинасы булып тора. Тик кайвакыт ул өянәкләр типик рәвештә булмый, вакытлыча, җиңелрәк узып китә торган формалары да очрый.

Бөер эклампсиясен эпилепсия авыруы вакытында була торган өянәк һәм көзән җыеру белән бутарга ярамый. Бу авыру вакытында шешенүләр һәм бөерләрдә була торган симптомнар күзәтелми, авыруның көзән җыеру өянәкләре озак еллар дәвам итә.

Бөер эклампсиясе, югарыда әйтелгәнчә, йөкле хатын-кызларда күзәтелә.

Бөер авырулары була торып та, табибка күренергә ашыкмаган, хатын-кызлар консультациясендә исәптә тормаган йөкле хатын-кызлар турында сүз бара нигездә. Сәламәт булу өчен мондый хатын-кызларга даими рәвештә табиблар күзәтүендә булырга кирәк. Бөер эклампсиясе өянәген булдырмас өчен, соңгы елларда төрле чаралар кулланыла. Авырлы хатын-кызларга баланы ясалма ысул белән таптыру тәкъдим ителә һәм кесарев кисеме кулланыла.

Өянәк барлыкка килсә, көзән җыеруны туктатыр өчен, хәзер үпкәләргә ясалма вентиляция ясау өчен махсус аппаратлар бар, кан тамырына 25 % лы магний сульфаты (20 мл) эремәсе кадыйлар. Бу препарат, авыруның хәленә, вакытның күпме узуына карап, берничә тапкыр кертелергә мөмкин. Шулай ук кан тамырына башка төр дарулар кертәләр.

Авыруларга тозсыз ашамлыклардан торган диета, бик авыр очракларда туклану өчен парентераль ысул (организмга туклыклы матдәләрне ашкайнату тракты аша түгел, әйтик, кан тамырлары аша кертү) кулланыла.

Искәрмәләр үзгәртү