Экзотропия - аерылучы кылыйлык - тышка караган кылыйлык.

Даими (иртә) экзотропия үзгәртү

1.   Гадәттә туганда билгеләнә.

2.   Билгеләре

•      Гадәти рефракция.

•      Зур өзлексез почмак.

•              ДВД белән бергә була ала

2. Неврологик какшаулар (сабыйлык эзотропиясеннән аермалы буларак) еш бергә була.

3. Дәвалау башлыча хиругияле һәм эчке туры мускулның резекциясе белән тышкы туры мускулның рецессиясеннән гыйбарәт.

NB Даими экзотропияне икенчел экзотропиядән аерырга кирәк, ул җитди күз патологиясен яшерә ала.

Алмашучы экзотропия үзгәртү

Ачыклау үзгәртү

1. 2 яшьтә экзофория белән иң еш билгеләнә, ул таралышлы карашта, көчле яктылыкта (тайпылган күзнең рефлектор ябылуына китерә), арганда яки начар сәламәтлектә экзотропиягә күчә.

2. Билгеләре. Вакытлыча күзләрнең дөрес торышы белән БК (рәс. 20.56а), ә вакытлыча — ачык тайпылыш белән супрессия (рәс. 20.56б) күзәтелә. Кылыйлыкның идарәсе төбәлү ноктасы аралыгына һәм башка факторларга, мәсәлән игътибар тупланышына карап үзгәрә.

Классификация үзгәртү

1. Дистантлы экзотропия бу очракта ерактагы әйбергә караганда тайпылыш почмагы күбрәк һәм 6 м ераграк әйберләргә төбәлгәндә арта. Дистант экзотропиянең ике төре бар: а) ялган. Югары АК/А индексы белән яки чагылган проксималь конвергенция белән бергә бара. +3,0 дптр линзасы аша кабат үлчәгәдә (югары АК/А экзодевиацияне идарә итә) яки озак булмаган берьяклы каплаудан соң (чагылган проксималь конвергенция) тайпылыш почмагы якындагы һәм ерактагы әйбергә төбәлгәндә тигез була; б) чын. Якындагы әйбергә төбәлгәндә почмак һәрвакыт ерактагы белән чагыштырганда кимрәк.

2. Үзенчәлексез экзотропия бу очракта кылыйлык идарәсе һәм тайпылыш почмагы ерактагы һәм якындагы әйбергә караганда бер үк.

3. Якын экзотропия бу очракта тайпылыш почмагы якындагы әйбергә төбәлгәндә күбрәк. Зуррак яшьтәге балаларда һәм өлкәннәрдә ешрак очрый, булдырылган миопия яки пресбиопия белән бәйле була ала.

Дәвалау үзгәртү

1. Миопия белән авыруларга күзлекле төзәтү кайбер очракларда девиация кимүенә китереп аккомодация һәм конвергенцияне кузгата. Кайвакыт миопияле гиперкоррекция билгеләү дә файдалы.

2. Тайпылган күзне вакытлыча томалау кайбер очракларда нәтиҗәле була ала, ә ортоптик күнегүләр якындагы экзотропиядә файдалы була ала.

3. Хирургия. Уңайлы тотрыклы барыш белән авыруларны еш күзәтәләр генә. Хирургик дәвалау күзәтү булмаганда яки көчәюче начарлануда күрсәтелә. Гадәттә тышкы туры мускулның бер яклы рецессиясе һәм эчке туры мускулның рецессиясе кулайрак, чын дистант экзотропия очракларыннан кала, бу очракта тышкы туры мускулларның билатераль рецессия ешрак күрсәтелә. Катнашудан соң да экзодевиацияне тулысынча сирәк кенә төзәтеп була.

Сенсорлы экзотропия үзгәртү

Икенчел (сенсорлы) экзотропия булдырылган чирләр, мәсәлән катаракта яки оптик мохитларның башка томанланулары өчен бер яки ике яклы күрү мөмкинлекләре кимүе нәтиҗәсендә барлыкка килә (рәс. 20.57а).

1. Экзодевиация зуррак яшьтәге балаларда яки өлкәннәрдә еш очрый.

2. Эзодевиация сабыйлыкта еш очрый, ләкин даими булмый.

3. Дәвалау күрү кимүен төзәтүдән гыйбарәт, мөмкин булса, киләчәктә кирәк булганда хирургик дәвалау кулланалар. Кайбер авыруларда фузияне югалту өчен хәтта ике күзнең яхшы күрү үткенлеге һәм дөрес торышында да авыр диплопия үсеш ала.

Операциядән соң экзотропия үзгәртү

Операциядән соң экзотропия үзеннән-үзе амблиопияле күздә яки эзодевиациянең хирургик төзәтүеннән соң (ешрак) үсеш ала. Дивергенциядә иртә операциядән соң чорда мускулның кыскартылуы мөмкин.

Күбесенчә операциядән соң экзотропия өлкәннәрдә косметик кимчелекләрне төзәткәннән соң барлыкка килә (рәс. 20.57б) һәм хирургия юлы белән әйбәт төзәтелә. Операциядән соң диплопия үсеше куркынычлыгын җентекләп бәяләргә кирәк, тик җитди проблемалар сирәк барлыкка килә. Якынча 75% авыруда күзләрнең дөрес торышы 10 елдан соң саклана, тик кайвакыт кабат үсеш алган дивергенциягә оператив дәвалау кирәк була.