Шөлдер чәчәк (лат. Adenophora Fisch., 1823) — кыңгырау гөл, кыңгырау чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Шөлдер чәчәк
Сурәт
Халыкара фәнни исем Adenophora Fisch., 1823
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон Campanuloideae[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Җимеш төре тартмачык[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=200[3]
 Шөлдер чәчәк Викиҗыентыкта
Adenophora liliifolia
Adenophora liliifolia

Таралуы

үзгәртү
 
Adenophora liliifolia

Дөнья флорасында 50 төре билгеле, күбесе Көнчыгыш Азиядә таралган. Аурупаның урман зонасында (төнъяк өлкәләр һәм Кырымнан тыш), Көнбатыш Себердә, Урта Азия һәм Кавказда таралган. Тоташ ареалының төньяк чиге Беларусь Республикасы аша уза. Урманнарда, куаклыклар арасында, аланнарда үсүче сирәк очраучы үсемлек.

Татарстанда бер төре – лалә яфраклы шөлдер чәчәк (А. liliifolia) Кама аръягында, болын, кыр, урманнарда үсә.

Ботаник тасвирлама

үзгәртү

Орчыксыман юан тамырлы. Сабагы туры, кабыргалы, 80-100 см биеклектә. Яфраклары аз гына төкчәле, кырыйлары эре тешәүле, аскылары – сапчыл, йомырка- яки эллипссыман, өскеләре – утырма, ланцетсыман, очлы. Чәчәкләре зәңгәр, кайвакыт аксыл-алсу, себеркәч чәчәк төркеменә җыйналган. Бөҗәкләр ярдәмендә серкәләнә. Җимеше – тартмачык. Июль-августта чәчәк ата.

 
Adenophora liliifolia

Куллану

үзгәртү

Шөлдер чәчәкне декоратив үсемлек буларак үстерәләр.[4]

Синонимнары

үзгәртү

The Plant List басмасының 2010 елгы мәгълүматына караганда, Лалә яфраклы шөлдер чәчәк төренең синонимнары:[5]:

  • Adenophora alpini (L.) Borbás ex Prain
  • Adenophora communis Fisch.
  • Adenophora cordata Tausch ex B.D.Jacks.
  • Adenophora fischeri (Schult.) G.Don
  • Adenophora intermedia (Schult.) Sweet, nom. illeg.
  • Adenophora liliifolia (L.) Besser
  • Adenophora marsupiiflora var. pilosa Korsh.
  • Adenophora mikoi (Borbás) Borbás ex Prain
  • Adenophora periplocifolia (Lam.) A.DC.
  • Adenophora perpallens (Borbás) Prain
  • Adenophora polymorpha Ledeb.
  • Adenophora rhomboidea Prain
  • Adenophora setulosa Borbás
  • Adenophora stylosa (Lam.) Fisch.
  • Adenophora suaveolens (Schrad. ex Hornem.) Rchb.
  • Adenophora suaveolens (Gilib.) Mey.
  • Campanula alpini L.
  • Campanula cordata Tausch, nom. illeg.
  • Campanula fischeri Schult.
  • Campanula intermedia Schult.
  • Campanula liliflora Roth
  • Campanula liliifolia L.
  • Campanula mikoi Borbás
  • Campanula periplocifolia Lam.
  • Campanula perpallens Borbás
  • Campanula rhomboidea Borbás, nom. illeg.
  • Campanula spreta Schult.
  • Campanula stylosa Lam.
  • Campanula suaveolens Gilib., nom. inval.
  • Campanula suaveolens Schrad. ex Hornem.
  • Campanula subuniflora Lam.
  • Campanula umbrosa F.Dietr.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 73(2) / мөхәррир Х. Дэюань — 1983.
  2. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  3. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  4. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/shlder-chchk Онлайн - энциклопедия Tatarica
  5. Adenophora liliifolia (L.) A.DC. is an accepted name. The Plant List (2010). Version 1. Published on the Internet; http://www.theplantlist.org/. Royal Botanic Gardens, Kew and Missouri Botanical Garden (2010). 2013-10-26 тикшерелгән.