ШәбезбашТатарстан Республикасы Актаныш районындагы авыл. Агыйделнең сул кушылдыгы – Шәбез елгасы буенда урнашкан. 2010 елда 67 кеше яшәгән. Авыл халкы игенчелек белән шөгыльләнә. 1740 елдан билгеле.

Шәбезбаш
Карта
Ил Русия
Республика Татарстан
Район Актаныш
Координатлар 55°37'тн, 53°43'кнч
Эчке бүленеш урам
Башлык Мирзануров Фирдәвис
Беренче телгә алу 1740
Элеккеге исемнәр Күткире
Халык саны 66 кеше
Милли состав Татарлар
Дини состав Мөселманнар
Телефон коды 85552
Почта индексы 423733

Тарих үзгәртү

    Актаныштан 31 чакрым көньяк-көнбатышкарак, көнчыгыш Шәбез елгасының югары агымында урнашкан. Халыкта Күт кире дигән атамасы да бар. Имеш, авылга йомыш белән килүчеләр, кешеләрнең кирле-мырлы сөйләшүләренә ачуланып, боларың яшәгән урынына Күт кире исеме тагып киткәннәр. Ә мөхтәрәм филология фәннәре докторы Л. Ш. Арсланов, куп/куд фин-угыр халыкларында сазлык, баткаклык төшенчәсен, ә кире дигән сүз бу җирнең Гәрә кабиләсеннән икәнен белдерә. Кайчандыр биредә мариларның яшәве дә, әлеге караш файдасына сөйли. Чыннан да елга шундый урыннан башлана. Авыл башындагы упкыннан елгага Шәбез атамасы бирелгән, дип исәпли монда гомер кичерүчеләр.

  Торак урыны 1740 елдан билгеле. Бүләр волостеның Бүләр түбәсенә караган. 1816 елда 3 командада 91 типтәр исәптә торган.

  Типтәрләр булганлыктан, җиргә интеккәннәр. Патша хөкүмәтенең күккә чөеп макталган Столыпин реформасы игенчеләрдән көлү генә була. Шәбезбаш каршындагы елга аерып торган Зур Түбәләс басуы 30-35 чакрым ераклыктаты Әҗәкүл, Куян, Уразай, Илчебай кешеләренә бирелә, ә әлеге авыл игенчеләре Чалманарат урманы янындагы 15-20 чакрым ераклыктагы җирне барып эшкәртергә дучар ителәләр. Үмәнәй авылыннан Мостафа бай Шәбезбашның ерак басуында яшел, кызыл калай түбәле йортлар, амбарлар салдырып, тирә-юнен бакча белән әйләндереп алып, менә дигән хутор ясап куя.

  Бу авылда да хәллеләр гомер сөрә.Вилдан Хаҗи, Вәҗи байлардан санала, революциядән соң мөлкәтләре тпртып алына, үзләре хөкем ителәләр.

  Сәнәкчеләр фетнәсе вакытында Түбәләстә каты бәрелешләр була, үлгәннәрне шунда җирлиләр.

  1929 елда күмәкләшәләр һәм тиз арада таралышалар. 1932 елда 14 хуҗалык кабат күмәк хуҗалык төзиләр. Тат Әҗбидән атлар алалар, районнан ярдәм күрсәтелә. “Альянс” хуҗалыгы 1933 елны үзенә иллеләп гаиләне туплый. Теләкәйдән, МТСтан 5 әр ат бирәләр. 1934 елда сарык, кошчылык фермалары оештыралар. 5-6 дуңгыз асрыйлар.

  1870 елда тегермәннәре була. Мәчет һәм мәдрәсә эшли. Иман йортының манарасы биредә дә дәһриләр тарафыннан киселә. Бертуган Зиязетдиновлар һәм И. Гыймазов 1994 елны яңа мәчет салдыралар.

  Эреләндерү чорында “Альянс” Иске Кормаштагы “Үрнәк” хуҗалыгына кушыла. Яңадан “Әнәк” агрофирмасына карыйлар.