Шри Венкатешвара Гыйбадәтханәсе, Миннесота

[1]Sri Venkateshwara Center Inc, SV Center  Миннесота штатында 2009 елдан бирле инкорпорацияләнгән. Бу үзәкнең урнашуы 7615 Metro Blvd, Edina, MN 55439 SV Үзәкнең миссиясе Зур Миннесотада мәдәни, белем бирү, иҗтимагый, рухи һәм дини хезмәткә ярдәм итү булып тора.

гыйбадәтханә
Урнашу урыны Идайна (Миннесота)

Шри Венкатешвара (Балаҗи) Гыйбадәтханәсе Миннесота ул "Ашталакшми самета Шри Венкатешвара Свами"сы булган үз төрендә бер гыйбадәтханә. Табынылган төп Илаһ булып байлыкның сигез чыганаклары белән идарә иткән Лакшми Алиһәнең сигез форма төркеме Ашталакшми белән Шри Венкатешвара Свами тора. Санскрит телендә Лакшми муллык, яхшы сәламәтлек, көч, токым, белем һәм куәт формасында килгән байлыкны аңлата.

Гыйбадәтханәдә шулай ук  Маһа Шива, Маһа Ганапати һәм Наваграхалар, Шри Рама париварам һәм Шри Кришна Илаһлары бар.

Миссиясе үзгәртү

Зур Миннесотада мәдәни, белем бирү, иҗтимагый һәм дини хезмәтләрне җайлаштыру.

Нигезләүчеләрнең карашы булып Шри Венкатешвара Свами Гыйбадәтханәсен нигезләп Һинд дине һәм мәдәниятен алга сөрү.

Максатлар үзгәртү

Миссиядә нигезләнгән хезмәтләрне тәэмин итүгә багышланган оешманы барлыкка китерү. Бу Ходай Венкатешварага багышлаган оешма Шри Венкатешвара (Балаҗи) Гыйбадәтханәсе дип аталачак.

SV Гыйбадәтханәсе Миннеаполис – Сент-Полда уникаль Һинд дине оешмасы булып тора, ул балалар өчен дини, мәдәни һәм белем бирүдә катнаша. Һәр шимбә, якшәмбе балалар өчен Һинд теле дәресләре, классик музыка дәресләре бирелә. Ял фасылында иганә акча җыела.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. {{Cite web|url=https://svtemplemn.org/%7Ctitle=Sri Venkateswara (Balaji) Temple | SV Temple Edina Minnesota|website=svtemplemn.org|access-date=2019-12-15}}