Ширдидан Саи Баба, шулай ук Ширди Саи Баба буларак мәгълүм, тугърылары тарафыннан Шри Даттагуруның манифестациясе дип танылган һәм изге һәм фәкир буларак идентификацияләнгән Һиндстан рухи остазы. Ул 1838 ел тирәсендә туган дип фараз ителә һәм ул тормыш юлы вакытында һәм шуннан соң Һинд дине тарафдарлары һәм Мөселман тарафдарлары тарафыннан да иелеш күрсәтелгән булган.
Тормышы турында мәгълүмат буенча, ул "үзеңне реализация" әһәмиятен дәгъва иткән һәм "фани әйберләргә карата мәхәббәтне" тәнкыйтьләгән. Аның тәгълиматы мәхәббәт, гафу итүчәнлек, башкаларга ярдәм итү, канәгать булу, Ходайга һәм гуруга эчке тынычлык һәм тугърылык әхлакый кодында игътибар үзәген тота. Ул чын Сатгуруга бирелү әһәмиятен ассызыклаган, кайсы илаһи аң юлыннан барып, өйрәнчекне рухи күнегү джунглисы аша алып барачак.
Аның иң танылган әйтемнәрнең берсе: «Sabka Malik Ek» — «Барысының Хуҗасы бары тик бер», — булган. Аның кайбер өйрәнчекләре рухи остазлар һәм изгеләр буларак ат казанганнар, мәсәлән, Упасани Махарадж һәм Мехер Баба.

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Британия Һиндстаны
Туу датасы билгесез яки 1836[1]
Үлем датасы 15 октябрь 1918(1918-10-15)[2]
Үлем урыны Shirdi[d], Ахмеднагар[d], Бомбейское президентство[d], Британия Һиндстаны, Британия империясе
Һөнәр төре аскет, Гуру
Эшчәнлек өлкәсе дин
Статус канонизации святой[d]
Кышкы күренеше
 Ширди Саи Баба Викиҗыентыкта
Ширдидан Саи Баба, Һинд дине изгесе, 1918 елга кадәр фотосурәт.

Ширдида Саи Баба үзгәртү

Саи Бабаның чын исеме мәгълүм булмыйча кала. Саи исеме аңа Маһалсапати тарафыннан ул Ширдига килгәндә бирелгән булган, бу хәзер Һиндстанның көнбатыш Махараштра штатында шәһәрчек. Саи сүзе хәер сораучы диндар дигәнне аңлатырга мөмкин, әмма шулай ук Ходай мәгънәсендә дә булырга мөмкин. Шулай ук изге мәгънәсендә дә булырга мөмкин. Берничә Һиндстан һәм Якын Көнчыгыш телендә Баба төшенчәсе дәү әти, әти, олы кеше яки сэр дигәнне аңлатучы ихтирам итү сүзе. Шулай итеп, Саи Баба "изге ата", яки (хөрмәтле) ярлы карт кеше дигәнне билгели.
Саи Бабаның кайбер өйрәнчекләре рухи фигуралар яки изгеләр буларак мәшһүр булып киткән, мәсәлән Маһлсапати, Ширдида Хандоба гыйбадәтханәсенең каһине һәм Упасни Махараҗ. Аңа шулай ук башка изгеләр иелеш күрсәткәннәр, мәсәлән, Изге Бидкар Махараҗ, Изге Гагангири Махараҗ, Изге Дҗанакидас Махараҗ һәм Сати Годавари Матадҗи. Саи Баба берничә изгегә "туганнарым" дип эндәшкән, аеруча Аккалкотның Самартһа Свамисына.

Төрле диннәрдә үзгәртү

Һинд динендә үзгәртү

Саи тормышы вакытында Йеваладан Ананданатх Һинд дине изгесе Саи Бабаны "рухи алмаз" дип атаган.[3] Башка изге, Гангагир аны „бриллиант“ дип атаган.[4] Шри Бедкар Махараджа Саи Бабаны бик ихтирам иткән һәм аның белән 1873 елда очрашып, Бөек гуруы исеме биргән.[5][6] Саи Баба Васудевананда Сарасвати тарафыннан бик ихтирам ителгән булган,[7] һәм шулай ук Шиваит йогилары тарафыннан ихтирам ителгән, Шиваит йогиларның Натха-Панчаят төркеменә ул үзе дә кергән.[8] Свами Калешвар Саи Бабага хезмәт иткәне күренгән һәм аны бөек изге һәм остазы дип атаган.[9]
Шулай ук дини җитәкче Сатья Саи Баба тарафдарлары тарафыннан Сатья Саи Баба Ширди Саи Бабаның аватары буларак табыныла.

Башка диннәрдә үзгәртү

Кайбер суфилар Саи Бабаны суфи изгесе дип санаганнар. Мехер Баба Саи Бабаны Кутуб-э-Иршад - биш бөек остазларның иң олысы дип игълан иткән.[10] Зәрдөштлек тарафдарлары аны парс изгеләрнең берсе дип ихтирам иткәннәр - ул Зәрдөштлек тарафдарларының игътибарын җәлеп иткән иң популяр Зәрдөштлек дине тарафдары булмаган дин әһеле булган.[11]

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Сатья Саи Баба

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Czech National Name Authority Database as Linked Data, Báze národních jmenných autorit v podobě propojených dat
  2. Encyclopædia Britannica
  3. Who is Shirdi Sai Baba. әлеге чыганактан 2007-10-15 архивланды. 2007-10-29 тикшерелгән.
  4. „Who is Shirdi Sai Baba“ Архивированная копия. әлеге чыганактан 2007-10-15 архивланды. 2007-10-29 тикшерелгән. en
  5. «A Short Biography of Shree Sadguru Beedkar Maharaj» http://www.swamisamarth.com/parampara/beedkar_biography.html#An%20Avadhoot%20appears%20in%20front%20of%20Shree%20Beedkar%20Maharaj 2007 елның 13 октябрь көнендә архивланган. en
  6. «Beedkar Maharaj» http://www.saibaba.org/newsletter8-21.html en Sai Vichaar, Oct 06, 2005, volume 8, issue 2001
  7. Dabholkar/Gunaji Shri Sai Satcharita/Shri Sai Satcharitra chapter 50 http://www.saibaba.org/satcharitra/sai50.html en
  8. Ruhela Sri Shirdi Sai Baba — the universal master p. 27
  9. «Sri Kaleshwar: The Divine Lineage» http://kaleshwar.org/en/lineage_divinelineage en
  10. Kalchuri, Bhau: «Meher Prabhu: Lord Meher, The Biography of the Avatar of the Age, Meher Baba», Manifestation, Inc. 1986. p. 64
  11. Kalchuri, Bhau: «Meher Prabhu: Lord Meher, The Biography of the Avatar of the Age, Meher Baba», Manifestation, Inc. 1986. p. 64