Шейхцерия
Шейхцерия ( лат. Scheuchzéria ) - шейхцериячәләр семьялыгыннан бердәнбер үсемлекләр ыругы.
Шейхцерия | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Scheuchzeriaceae F.Rudolphi, 1830[1][2][3][…] |
Таксономик ранг | гаилә[1][3][4][…] |
Югарырак таксон | частухоцветные[d][1][5][6][…] |
Таксономик төр | Scheuchzeria[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Гуцзинь тушу цзичэн[d], Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 8[d] һәм Ботанический словарь, 1878[d] |
Таралуы
үзгәртү1 төре билгеле, аның эченә ике астөр: Аурупа һәм Төньяк Америка астөрләре керәләр. Ыруг атамасы Швед галиме Иоганн Яков Шейхцер (1672—1733) исеменә багышлап бирелгән. Үсемлекләр Төньяк ярымшарның салкын һәм уртача өлкәләрендә таралганнар.
Татарстан территориясендә бер төре бар – саз шейхцериясе (S. palustris) Идел алдында очрый. Зур елгаларның борынгы аллювиаль террасаларына туры килүче торфлы сазлыкларда һәм йөзмә «үлән-утраулар»да үсә.
Ботаник тасвирлама
үзгәртү10-50 см биеклектәге күпьеллык үләнчел үсемлек. Күрәнчәләр яисә кыяклыларны хәтерләтә. Тамырчасы озын, 50 см га җитә, тармакланган, симподиаль. Бу тармаклар саздагы сфагнум катламын ныгытуда зур урын алып тора. Алар шуышма, төерле, яфрак җиңсәләре калдыклары белән капланган. Сабагы туры. Яфраклары чиратлашкан, тар кыяк, аскы өлешендә ярымцилиндрсыман. Чәчәкләре вак, күрексез, яшькелт-сары, кабарынкы чук чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – коры күбтабакча. Май-июньдә чәчәк ата. Җил ярдәмендә серкәләнә. Җимешләре августта өлгерә. Һава куышлыгы булганлыктан орлыклары яхшы йөзә һәм су белән тарала. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.
Табигатьтәге урыны
үзгәртүТорф ясаучы үсемлек.
ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006). [7]
Әдәбият
үзгәртү- Губанов И. А. Иллюстрированный определитель растений Средней России : в 3 т. / И. А. Губанов, К. В. Киселёва, В. С. Новиков, В. Н. Тихомиров. — М. : Товарищество науч. изд. КМК : Ин-т технол. исслед., 2002. — Т. 1 : Папоротники, хвощи, плауны, голосеменные, покрытосеменные (однодольные). — С. 154. — 527 с. — 5000 экз. — ISBN 5-87317-091-6.
- Цвелёв Н. Н. Семейство шейхцериевые (Scheuchzeriaceae) // Жизнь растений : в 6 т. / гл. ред. А. Л. Тахтаджян. — М. : Просвещение, 1982. — Т. 6 : Цветковые растения / под ред. А. Л. Тахтаджяна. — С. 26—28. — 543 с. — 300 000 экз.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG III // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. Fay — Wiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2009. — ISSN 0024-4074; 1095-8339 — doi:10.1111/J.1095-8339.2009.00996.X
- ↑ 2,0 2,1 Appendix IIB: Conserved and rejected names of families of bryophytes and spermatophytes // International Code of Nomenclature for algae, fungi, and plants (Shenzhen Code) / мөхәррир N. J. Turland, J. H. Wiersema, F. Barrie һ.б. — 2018. — ISBN 978-3-946583-16-5
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 Reveal System of Classification — 1997.
- ↑ 4,0 4,1 Takhtajan A. Flowering Plants — 2 — SPb: Komarov Botanical Institute, 2009. — ISBN 978-1-4020-9608-2 — doi:10.1007/978-1-4020-9609-9
- ↑ 5,0 5,1 Angiosperm Phylogeny Group An ordinal classification for the families of flowering plants // Annals of the Missouri Botanical Garden — Missouri Botanical Garden, 1998. — ISSN 0026-6493; 2162-4372; 0893-3243; 2326-487X — doi:10.2307/2992015
- ↑ 6,0 6,1 Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG II // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. Fay — Wiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2003. — ISSN 0024-4074; 1095-8339 — doi:10.1046/J.1095-8339.2003.T01-1-00158.X
- ↑ Шейхцерия :: Татарская энциклопедия TATARICA
Сылтамалар
үзгәртү- Шейхцерия (англ.): информация на сайте GRIN.(ингл.) Проверено 16 марта 2009 г.
- Шейхцерия (англ.) информация на сайте «Энциклопедия жизни» (EOL).(ингл.) Проверено 16 марта 2009 г.
- Шейхцерия — статья из Большой советской энциклопедии.
- Шейхцерия // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.