Рәфкать Шаһиев

(Шаһиев Рәфкать Шириаздан улы битеннән юнәлтелде)

Шаһиев Рәфкать Шириаздан улы - язучы, әдәбият белгече, укытучы. Филология фәннәре кандидаты (2001), доцент (2006), Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләре лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе.

Рәфкать Шаһиев

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1968 елның 2 октябрендә Татарстанның Әлмәт районы Кичучат авылында туа. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый, 1984-1988 елларда Лениногорск педагогия училищесының рәсем сәнгате бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы буларак башлый. Укытучылык эшен, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, районның Яңа Кәшер урта мәктәбендә дәвам итә. 1991 елда  Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетына читтән торып укырга керә.

1992 елда Р. Шаһиевны Кичучат авылына  мәктәп директоры итеп билгелиләр. Анда татар әдәбиятыннан дәресләр алып бара.

2001 елда профессор Г.Ф. Саттаров җитәкчелегендә “Татарстанның көньяк-көнчыгыш Кама аръягы микротопонимиясе дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

2002 елда Рәфкать Шаһиев Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының татар филология факультетына мөдир итеп билгеләнә. 2006 елдан доцент, 2009 елдан укыту эшләре буенча проректор.

2014 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Язучылар  берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе.

2020 нче елдан “Әлмәт таңнары” газетасының баш мөхәррире.

Бүләкләре үзгәртү

  • 2002 - Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен Р.Шаһиевка “Россия федерациясе гомуми белем мәктәбенең мактаулы хезмәткәре”дигән исем бирелә.
  • 2003 - Әлмәт муниципаль районының Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби премиясе лауреаты.
  • 2017 - “Сагыну исе” китабы өчен  елда С. Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була.

Китаплары үзгәртү

  • Сагыну исе: хикәяләр, парчалар,моңсу хатирәләр (2017)
  • Атамалар-тарих ачкычы(2004)
  • Кечкенә генә кояш буласым килә...Т. Миңнебаев ядкаре(2005)
  • Ризаэтдин Фәхреддин. Тормышы. Иҗади мирасы. Дәреслек хрестоматия(2005)
  • Татар ономастикасы атасы Гомәр Фәез улы Саттаров(2008)
  • Нефть төбәге микротопонимнары сүзлеге(2008)
  • Хатларда кеше язмышлары... Р. Фәхреддиннең кызы Әсма һәм оныгы Арслан Шәрәф хатлары(2008)
  • Риза Фәхреддин эзләреннән. Галимнең мемориаль музее һәм иҗатын фәнни өйрәнү лабораториясе(2014)
  • Нур Әхмәдиевнең иҗади дөньясы(2017)

Чыганаклар үзгәртү