Шафәк Пейви (10 июль 1976 ел, Әнкара)[4] — төрек дипломаты, сәясмән һәм публицист. Оппозициядәге Халык-Җөмһүрият партиясеннән Истанбул провинциясе вәкиле булган Төркиянең Бөек милләт җыелышы әгъзасы[5]. Төркия парламентына сайланган беренче гарип - хатын-кыз, инвалидлар хокукы буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы Комитетының әгъзасы[6][7]. 2012 елда АКШ Дәүләт департаментының Халыкара хатын-кызларның батырлык премиясенә лаек була[8].

Шафәк Пейви
Туган телдә исем төр. Şafak Pavey
Туган 10 июль 1976(1976-07-10)[1] (47 яшь)
Әнкара, Төркия[2][3]
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Вестминстер университеты[d] һәм London School of Economics
Һөнәре сәясәтче, журналист, язучы, дипломат, хокук яклаучысы
Эш бирүче Берләшкән Милләтләр Оешмасы
Сәяси фирка Җөмһүрият халык фиркасе

 Шафәк Пейви Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Шафәк Пейви 1976 елның 10 июлендә Әнкарада туган. Әти-әнисе — Şahin һәм Ayşe Önal, билгеле язучы һәм журналист. 1994 елда Пейви ире белән Швейцарияга күченә, анда кино һәм сәнгать өйрәнә. 1996 елда Цюрихта поезд һәлакәтендә Пейви сул аяк белән сул кулын югалта. Бер ел үткәч, ул белемен дәвам итү өчен Лондонга китә. Лондонда Вестминстер университетында халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнә һәм Лондон икътисад мәктәбендә аспирантураны тәмамлый[9].

Карьерасы үзгәртү

Уку тәмәмлану белән Пейви качаклар буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы баш комиссары идаралыгында эшли, Алжир, Мисыр, Иран, Ливан һәм Сүрия кебек илләрдә тышкы бәйләнешләр һәм гуманитар ярдәм өчен җаваплы була. Венгрияда Үзәк Аурупада БМО UNHCR пресс-секретаре сыйфатында, аннары кеше хокуклары буенча БМО баш комиссары идаралыгында департамент җитәкчесе була[10]

 
Шафәк Пейви белән Мишель Обама (сулда) һәм Хиллари Клинтон (уңга) 2012 елда IWOC бүләкләү тантанасында

Пейви шулай ук атнасына бер чыга торган ике телле Истанбул әрмән-төрек «Агос» газетасының күзәтүчесе булып эшли, өч китап яза, Гарвард университеты, Лондонда Сәнгатьләрнең Король академиясе һәм Норвегия дизайнер советы белән берлектәге проектларны тормышка ашыра. Аның һәм әнисе Айшә Онал белән бергә тимер юл һәләкәте турында язылган 13 Numarali Peron (платформа № 13) китабы, Төркиядә бестселлер була. Пейви «Иранда качакларның хокукы» китабын язганда Нобель тынычлык премиясе лауреаты Ширин Эбади белән хезмәттәшлек итә.[11]

Чит илдә ун биш ел яшәгәннән соң, Пеев, 2011 елда Төркиягә кайта һәм парламентына кандидатурасын куя. 2012 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасында эшен калдырып, ул Истанбул провинциясеннән (Мәрмәр диңгезе төбәгеннән) һәм халык-җөмһүрият партиясыннан төрек парламенты депутаты итеп сайланып, беренче гарип хатын-кыз — төрек парламенты әгъзасы була[12]. Үзенең депутатлык эшләре чигендә ул Төркия комитеты —ЕС — Урта диңгез берлегенең Евро-урта диңгез Парламент Ассамблеясы комитеты, энергетика, су һәм тирә-юнь мохит буенча комитет әгъзасы, шулай ук төрек парламентыннан Көньяк Корея һәм Норвегия диңгезе берлегенең парламент ассамблеясе белән дуслык җәмгыйәтенең әгъзасы һәм вице-рәисе була. Соңыннан ул илнең экологик һәм социаль сәясәте өчен җаваплы итеп тәгаенләнә.

Бүләкләре үзгәртү

  • АКШ Дәүләт департаментының халыкара батырлык премиясе[6]
  • Халыкара яшьләр палатасының Тынычлык премиясе[13]
  • Британия милли дөньяви җәмгыяте премиясе (2014)[14]

Басмалары үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү