Шамил Сафа улы Сафин — Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны.

Шамил Сафин

Биография

үзгәртү

Шамил Сафин 1914 елның 29 июнендә Минзәлә районының Тойгузино авылында туган. Хезмәт юлын ул 1928 елда туган авылында ундүрт яшеннән гади колхозчы булып , ат җигеп эшли башлый. 1941 елның 1 ноябреннән Совет армиясе сафларына алынып сугышка китә. Брянскида 277нче сапёрный батальонында сапёр була. Сугыш турында түбәндәгечә искә ала:

 

Брянск фронтына оборонага сугышка керттеләр. Әле дә булса исемдә,ике сугышчы үлгән иде. Мин аларны ат белән частькә алып бардым. Аннан госпитальгә алып барырга куштылар. Ике көн шул үлгән солдатлар өстенә утырып йөрдем. Ахыры, бер авылда, үзебез кабер казып, аларны җирләдек. Мин күбрәк ат белән йөрдем. Сугышчылар күпләп үлә башлагач, безне дә сугышка кертәләр иде. Себердән солдатлар килгәч, ат белән дә җәяү дә йөрергә туры килде. Без Карпат инженер батальоны буларак, немец килер алдыннан кырга мина куеп чыга идек. Алар киткәч, миналарны юкка чыгару максатыннан, капсулларын алып йөри идек.

 

1945 елның 25 нче сентябреннән Советлар Союзы Верховный Советы президиумы карары нигезендә демобилизацияләнеп туган авылына кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1945 нче елның июнь аенда Мактау грамотасына лаек була.

"Батырлык өчен медале" (№2473725) 1944 нче елда бирелә. 1967 елның 26 декабрь карары белән "СССР кораллы көчләренә 50 ел " юбилей медале белән бүләкләнә. Татарстан республикасы Верховный Советы президиумы 1976 елның 29ноябрь карары белән "Хезмәт Ветераны " медале бирелә. 1965 елның 7нче маеннан "Бөек Ватан сугышында җиңүгә 25 ел" дигән медаль бирелә. 1970 елның 1 апреленнән "В.И. Ленинның 100 еллыгына лаеклы хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнә. 1985 елның 11мартыннан II дәрәҗәле Бөек Ватан сугышы ордены (№6014610) белән бүләкләнә. 1985 елның 12 апреленнән "Җиңүгә 40 ел тулуга" багышланган медаль бирелә. 1988 елның 28 январеннән "СССР кораллы көчләренә 70 ел" дигән юбилей медале белән бүләкләнә. 1995 елның 22 мартыннан Россия Федерациясенең "Бөек Ватан сугышында җиңүгә 50 ел" дигән юбилей медале бирелә.

Сугыштан кайткач, яңа йорт салып башка чыгып, ат җигеп туган як кырларында эшләгән. Техника өчен зур-зур бочкалардагы ягулыкларны басуларга тараткан. Тормыш бик җиңел генә булмаган колхозда да тырышып эшләгән. Гаиләсе зур булганга процентка печән чабып балаларының тамакларын туйдырган.

Бар балаларын да печән чабарга өйрәткән, болында бергәләп эшләгәннәр. Аның хәтере бик яхшы: авылга кайткан арада оныкларына шигырьләрен сөйләргә яраткан:

 
      Суларга карыйм әле,                                Алай димәгән идем.            
      Чәчемне тарыйм әле.                                Болай димәгән идем.            
      Замананы авыр диләр,                               Яшь гомерем зәңгәр чәчәк,         
      Күтәреп карыйм әле.                                Узар димәгән идем.
                               Җәй рәхәт арбага,                                       Кайда икәннәрен белгәч,
                               Кыш рәхәт чанага.                                       Ник бармыйсың суларга.
                               Кәеф-сафа корулар,                                      Дошман икәннәрен белгәч,
                               Гел ярамый чамала.                                      Ник сер бирдең шуларга.
(2000 ел, 8 август)
 

Су басу нәтиҗәсендә,Тойгузино авылы Боерган авылына күчерелә. Авылны күчергәндә бик авыр булган:янадан йорт салырга туры килгән, искесен дә күчереп куйган.

Ул көрәшче булган, Сабантуйларда мәйдан тоткан. Аны "көрәшче Шамил" дип йөрткәннәр. Шат күңелле, тапкыр сүзле булган. Боерган авылы "Якты юл" газетасында язылган мәзәкләреннән берсе :

  Сафин Шамил мәктәпкә ата-аналар җыелышына килгәч, укытучы аның балаларына форма күлмәк җитмәүне әйтә, күп балалы ата аптырап калмаган:-фурмы түгел,курмы да җитми әле,  

-дип җавап биргән.

Пенсиягә чыккач, матур итеп киенеп,җомга намазларына йөргән. Яттан бик күп догалар белгән, аларны көйгә салып та укый алган. Ул вакытта мәчет булмаган, үз өендә дә җомга намазлары укыткан.


Шамил Сафин гомеренең соңгы көненә кадәр Тукай районы Боерган авылында яшәгән. Аның гомер юлы шушында 2001 елның 18 февралендә өзелгән. Боерган авылында җирләнгән.

Чыганаклар

үзгәртү
  • «Халкыбыз иҗаты. Чебенледә тумасам да, мин бераз торган идем. Ул авылның чыгышларын күңелемә сызган идем.» «Якты юл» газетасы. 1998 елның 30 июль № 89 саны.