Чәк-чәк музее Татарстан Республикасының Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә урнашкан.

Чәк-чәк музее
Нигезләнү датасы сентябрь 2014
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан һәм Казан
Урын Казан
Рәсми веб-сайт chak-chak.muzeino.ru
Карта
 Чәк-чәк музее Викиҗыентыкта

Чәк-чәк музее
Музей чак-чака.png
Нигезләү датасы сентябрь 2014
Нигезләүчеләр Дмитрий һәм Раушания Полосиннар
Урын Казан, Париж Коммунасы, 18
Директор Полосин Дмитрий Николаевич
Сайт http://chak-chak.museum
 Чәк-чәк музее Викиҗыентыкта

Музей сәүдәгәр Вафа Бигаев йортында (19 гасыр башы архитектура һәйкәле[1]) Казан, Париж Коммунасы, 18 адресы буенча урнашкан.

Музейдагы экскурсияләр Идел Болгарыннан бүгенге көнгә кадәр чорларны колачлый, әмма XIX гасыр азагы — XX гасыр башы чорына аерым игътибар бирелә.

Музейда XIX гасыр азагы — XX гасыр башы татар тормыш-көнкүреше торгызыла. Казан һәм Казан арты татар йортлары интерьерларының чын фотосурәтләре нигезендә, ул чордагы көнкүреш, кием-салым, хезмәт кораллары үрнәкләрен кулланып торгызыла. Бу музейның үзенчәлеге шундый: барысын да куллар белән тотып карарга һәм гамәлдә сынап карарга була.

Музей составына музей сәүдәсе да керә, анда борынгы рецепт буенча торгызылган чәк-чәк, бавырсак һәм XIX гасырның тагын бер ризыгын татып карарга мөмкин.

Тарих үзгәртү

Музей 2014 елның сентябрендә музейны оештыручылар — Дмитрий Полосин һәм Раушания Сөләйманова акчасына ачыла[2].

Бүләкләр үзгәртү

 
Чәк-чәк музее
  • Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты үткәрә торган «Туризм — XXI гасыр» XIV республика конкурсы. Чәк-чәк музее — «Ел ачышы-2014» номинациясендә җиңүче[3];
  • «Ял» номинациясендә Kids-friendly Business Award Казан 2014 премиясе җиңүчесе[4];
  • «Туристлык сувениры» Бөтенроссия конкурсында 1 урын (2015, 2016, 2017)[5];
  • «Туристлык сувениры» Бөтенроссия конкурсы Гран-прие (2018);
  • Tour-taste халыкара конкурсында «Ел бренды», «иң яхшы тәэсир өчен», «иң яхшы төргәкләү», «традицияләрне саклау» номинацияләрендә җиңүче;
  • Музей Казан шәһәре мэриясе һәм Татарстан Республикасының Туризм буенча комитеты исеменнән дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә;
  • Музей җитәкчеләре дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә.

Рейтинглар һәм популяр тапшырулар музей турында үзгәртү

 
Музей сәүдәсе
  •  
    Чәк-чәк
    National Geographic Россия Россиянең гастрономик мирасы белән таныштырган 5 төп урыннан торган «тәмле карта»ны төзегән[6]. Алар арасында Чәк-чәк музеендагы чәк-чәк тә бар.
  • Adme.ru Россиянең иң кызыклы 18 музееннан торган коллекция җыя, Чәк-чәк музее турында алар болай язалар: «Бу гаҗәеп урын, анда сез татар халкының тарихын һәм гореф-гадәтләрен белә аласыз, берничә төр чәк-чәк татып карыйсыз һәм татар халкының милли ризыгын әзерләү серен ача аласыз.»[7]
  • «Аргументы и Факты» газетасы версиясе буенча «Казанда күрергә кирәк булан 14 урын» исемлегенә керә[8].
  • Жанна Бадоева «Орёл и решка» сәяхәтләр турында программа кысаларында Чәк-чәк музеенда чәк-чәк әзерләгән[9].
  • Вилле Хаапасало, Татарстан турында тапшыруны төшергәндә, музейга нигез салучыларның берсе белән аралашкан[10].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ДОМ МУЛЛИНА. Искэ шахар (Старый город). Префектура "Старый город". әлеге чыганактан 2019-08-06 архивланды. 2020-12-26 тикшерелгән.
  2. Эфир-24 / В Казани открылся музей чак-чака. әлеге чыганактан 2016-03-05 архивланды. 2015-07-22 тикшерелгән.
  3. Пресс-служба Комитета по Туризму Республики Татарстан. Состоялась церемония награждения победителей XIV республиканского конкурса «Туризм - XXI век», Комитет по Туризму Республики Татарстан (18.12.2014). 2015 елның 22 июль көнендә архивланган. архив күчермәсе, Archived from the original on 2015-07-22, retrieved 2020-12-26 
  4. Победители премии Kids-friendly Business Award Казань 2014 в номинациях:, Портал KidsRewiew.
  5. ТУРИСТИЧЕСКИЙ СУВЕНИР.
  6. Кулинарное путешествие по России.
  7. 18 интереснейших музеев России. 22 июль 2015 тикшерелде. 2015 елның 22 июль көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-07-22, retrieved 2020-12-26 
  8. Голгофа, карета Екатерины II и еще 14 мест в Казани, которые нужно увидеть.
  9. Казань. Орел и Решка. Россия. Полный выпуск. 2019-09-05 тикшерелгән.
  10. KalastusTV. 2019-09-05 тикшерелгән.