Чын тилгәннәр
Чын тилгәннәр, яки тик тилгәннәр (лат. Milvus) — ерткыч кошларның карчыга кошлар семьялыгының бер ыругы.
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/2/2f/Milvus_migrans_2005-new.jpg/200px-Milvus_migrans_2005-new.jpg)
Гәүдә озынлыгы 70 см, канат колачы 115–120 см. Койрык очы уемтыклы. Русиядә киң таралган. Күчмә кошлар. Африка һәм Көньяк Азиядә кышлыйлар. Кимерүчеләр, бакалар, үләксә, ташландык белән тукланалар. Татарстанда бер төре – кара тилгән очрый.
Классификация
үзгәртүЫругка ике төр керә:
- Кызыл тилгән (Milvus milvus)
- Кара тилгән (Milvus migrans)