Чулман (берләштерү)

  Армый-талмый , ак күбекләр уйната-уйната, куе урманнар, биек тау итәкләреннән, матур әрәмәләр арасыннан, җәелеп ята торган иксез-чиксез тигез җирләрне иңләп , мәһабәт Чулман ага...  Ул- Татарстан җиреннән агып үтә торган икенче зур елга. Чулманның олуг елга, ягъни тирән һәм зур сулы икәнлеген татарның “ Чулманны чуманга утырып кичмиләр” дигән мәкале ачык күрсәтә. Чулман Иделе дип татар халкының бабалары Кама елгасын атап йөрткәннәр. Борынгы бабаларыбыз изге Чулман һәм изге Ител белән ант иткәннәр.  Бабалар тормышын  бизәп торган  Чулман оныкларга һич хыя-нәтсез, игелекле ярдәм итүен дәвам итә.
    Чулман агышы – безнең йөрәк тибешебез, яр буйлары-газиз туфрагыбыз, атамасы – бабаларыбыз истәлеге, алар белән тоташтыра торган хәтер күпере.

Чулман – халкыбыз тарихы, үткән заманнарның данлы сәхифәсе. Ул һәрвакыт безнең телебездә, җырларыбызда, хәтеребез түрендә һәм авыз иҗатыбызда. Чал тарихка барып тоташа торган Чулман атамасы – язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, башка иҗат әһелләрен яңадан-яңа иҗади үрләр яуларга рухландыра, җырлар, әдәби әсәрләр исеме булып буыннан-буынга күчә һәм үлемсезлеккә, мәңгелеккә юл яра.

    - Удмуртия  Республикасы  Югары  Кама  калкулыгыннан, сазлыктан башлана. Киров, Пермь өлкәләре аша да ага. Чулман - Иделнең иң зур  һәм  күп сулы кушылдыгы  һәм ул  Кама  тамагы  янында  Куйбышев сусаклагычына  коя. Аның кушылдыклары: Нократ,  Агыйдел,  Чусовая, Вишяра,  Зәй,  Шушма, Иж,  Мишә, Ык. Чулман елгасының озынлыгы -1805 чакрым.  Чулман  Казаннан 80 чакрым түбәнрәк урында  Идел белән кушыла. Татарстан территориясенә Чулман елгасының 360 чакрым озынлыгындагы иң күп сулы түбәндәге өлеше керә. Чулман ярлары буйлап Алабуга, Чаллы, Чистай, Менделеевский, Түбән  Кама шәһәрләре урнашкан. Идел  кебек  үк, Чулман елгасы да гаять  әһәмиятле су чыганагы. 
  Ә атамасына килгәндә , “Чулман” сүзе халыкка якын, таныш, үз. Атама борынгы, тарих баскычлары үсешенә шаһит буларак безгә кадерле. “Идегәй” дастанының шигъри юлларында да ул кат-кат кабатлана. Чулман тирәләрендә бик борынгыдан бирле яшәгән фин-уйгыр халкы – мариларның бабалары да бу атаманы үзгәртмичә  диярлек  Шолман  дип  атаганнар.  Элек  басылып чыккан китапларда язылганча, язгы ташуның куәте ягыннан Чулман Иделдән өстенрәк. Чулман елгасы аккан урыннар зур диңгез булган дип тә язылган тарихи чыганаклар бар. Аның төбендә һәм тирә-юнендә диңгез төпләрендә очрый торган кабырчыклр табылган. Гарәп галимнәре һәм сәяхәтчеләре язып калдыруы буенча,  Чулманның суы Иделгә караганда әле дә мулрак. Халык күңелендә Чулман һәрвакыт Идел белән бергә йөри.  Нурихан  Фәттахның “Ител суы ака торур” дигән романында да Идел, Чулманга дан җырланыла.Бу тарихи  әсәрдә  болгар бабаларыбызның  Чулман  ярлары буенда гомер итү-ләрен, бөтен яшәешләренең бу елга белән янәшә булуын күрәбез.

“... Ител ага да ага... Алар монда икәү. Ителнең яртысы-Чулман. Алар кавышканнар, алар табышканнар....”(Н.Фәттах “Ител суы ака торур). “...Яз килде! ...Киң Чулманга – кояш белән , ай-йолдызлар белән яшьтәш Чулманга ашыгып төрле яктан сулар ага...”(Н.Фәттах “Ител суы ака торур). Шулай итеп, Чулман елгасы Болгар дәүләтенең чәчәк аткан чорын күргән тарихи шаһит булып тора. Н.Фәттахның бу романында Чулман елгасы яшәү символы, тарихны күзәтеп торучы җанлы образ итеп бирелә.

      Ә Алабуга  шагыйрьләренә  килгәндә, Чулман  елгасы  күңел  хисләрен рухландыручы буларак телгә алына.

...Ярларына сыймый ага Чулман,

Бәргәләнә гасыр ташына....(Р.Гиниятуллина “Алабуганың 1000 еллыгына”)

...Кама буйлап йөзгән теплоходлар Сиңа туктап сәлам бирәләр.(Ф.Шәех”Алабуга”). Дибәҗә Каюмованың “Өзелгән шомырт” әсәрендә дә Хабра Чулман елгасын үзенә дус, иптәш итә. “...Биек ярга карагач, Хабраның башы әйләнеп китте. Ул күңеленнән “Саумы, Чулман яры! Саумы, Алабуга” – диде.” Э.Касыймов “Чулман-оныклар дәрьясы” дилогиясендә сүз Чулман буенда яшәүче эшче яшьләр турында сүз бара. Язучы бу әсәрендә кеше гомеренең елга белән беррәттән агуын, алар тормышында Чулман елгасының әһәмиятен күрсәтә. “...Оныклар,оныклар...Чулман- дәрьябызның кадерен белерме инде алар?!” (Касыймов “Чулман-оныклар дәрьясы”)

     1958 еллардан Алабуга нефть чыгара башлый. Ә соңрак,  Кама (Чулман) өстендә нефть чыгару вышкалары куела. Кама  яры нефть төяп җибәрү причалыннан “Боревая” баржасы үзенең трюмнарында 6600 тонна  нефть төяп алып китә. Бу авыр йөкне Чулман күтәрә, пычрануына түзә, шулай халкына ярдәм итә. Бу өзекләрдән күренгәнчә, чал Чулманыбыз таш гасыр эпохасыннан бирле кеше тормышында зур әһәмияткә ия булган елга икән. Ә халык исә үз чиратында бу олуг елганың исемен иҗади әсәрләрендә мәңге-ләштерә.И.И. Шишкин да үз әсәрләрендә бу матурлыкны чын барлыктагыча итеп сурәтли. 1877 елда язылган “Пихтовый лес на Каме”, “Кама”(1898),

”Святой ключ близ Елабуги”(1886), “Корабельная роща”(1898) картиналарында менә гасырлар буе бер дә үзгәрмичә Чулман буйлары күңелләргә рәхәтлек бирә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли, кәгазь битләренә шигырь язарлык хисләр тудыра. Димәк, кеше үзе торган, үзе туган географик җирлек белән йөзләрчә җепләр аша бәйләнгән. Шуңа халык Чулман елгасын ничек кенә тасвирламый, ничек кенә аңа эндәшми язган әсәрләрендә ! Мәсәлән: чал Чулман, йолдыз-кояшка яшьтәш Чулман, изге елга, шаһит елга, гүзәл Чулман, сулары сагышлы Чулман, мул сулы елга, мәгърур Чулман-дәрья, шадраланган Чулман, матур һәм тарихи Чулман.

 Чулман елгасының мул суы, ярларының матурлыгы, аны тасвирлап язылган әдәби әсәрләр киләчәк буыннарга мирас булып калсын һәм чын барлыкта да елгабыз халкы белән бергә яшәсен.
    Чулман елгасын ничек кенә данласак та, ул беренче чиратта , безгә тормыш чыганагы булган су биргәнгә кадерле.  Вакытлар үтә, яшьләр үсә, буыннар алмашына, ә алар һаман агарга тиеш! Җирдә тереклекнең яшәве менә шул була.  Дөьядагы тереклеккә  җан өрүче булган су кадерен белү бик кирәк.   Югыйсә, Чулман кебек олуг елгалар –оныклар дәрьясы булудан туктар!

Чыганаклар

үзгәртү
  • 1. Абзянов М.,Мухаметзянов А. Вышки над Камой. Казан,1978.
  • 2. .”Алабуга нуры “газетасы. 2007 ел, 23 август.
  • 3. Әхтәмова Г.БорынгыАлабуга (тарихи эзләнүләр). Алабуга,1995
  • 4. Гарипова Ф.Г. Елгалар дөньясына сәяхәт.Казан,1992.
  • 5. Каюмова Д. Өзелгән шомырт чәчәкләре. Алабуга,1997
  • 6. Касыймов Э.Чулман- оныклар дәрьсы.Казан,1984.
  • 7. Нурихан Фәттах. Ител суы ака торур.Казан,1980
  • 8. Путеводитель:Кама,Волга,Дон. Пермь,1967.
  • 9. Татар халык дастаны. Идегәй. Казан,1994.